Рөстәм Миңнеханов Финляндия татарлары белән очрашуда: Без һәрвакыт сезне үрнәк итеп куябыз

04.12.2018

Финляндия татарлары, башка илдә уңышлы гына җайлашып китеп, дистәләгән еллар буена үзеңнең милли гореф-гадәтләреңне һәм телеңне саклап калу мөмкинлегенең үрнәге булып торалар.  Бүген бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Финляндия татар җәмәгатьчелеге белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Хельсинкига эш сәфәре кысаларында узды. Очрашуда Россия Федерациясенең Финляндия Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Павел Кузнецов та катнашты.

Беренче мәртәбә татарлар Финляндиягә XIX гасыр башында киләләр. «Исламия» беренче татар җәмгыяте Хельсинкида җирле татарлар төркеме тарафыннан 1925 елда ук оеша һәм бүгенге көнгә кадәр эшләп килә. Хәзерге вакытта Финляндиядә 950ләп татар яши. Күбесе башкалада.

Очрашуда 100гә якын кеше катнашты. Чара 1960 елда ук җирле татарлар үз акчаларына төзегән бинада узды. Монда бүген Финляндиянең Татар милли мәдәни үзәге, намаз залы, якшәмбе мәктәбе, балалар бакчасы, «Йолдыз» спорт клубы, китапханә, концерт залы, уку кабинетлары урнашкан.

Бүгенгә Финляндиянең Ислам җәмгыятен Гүлтән Бәдретдин ханым җитәкли. Чыгышында ул җәмгыятьнең эшчәнлеге һәм татар телен саклап калу буенча гамәлгә ашырылучы чаралар турында сөйләде. Җәмгыять каршында укытучылар оешмасы эшләп килә икән. Балалар якшәмбе мәктәбенә йөриләр, анда алар татар телен һәм ислам нигезләрен өйрәнәләр. Җәй көннәрендә җәйге лагерь оештырыла, анда да балалар милли телне, мәдәниятне һәм татарлар тарихын өйрәнәләр.   

Чит иллләрдәге татарлар диаспоралары арасында фин татарлары иң оешкан һәм актив булып тора. Җәмгыять татар телендә китаплар һәм дәреслекләр чыгара, Милли бәйрәмнәр зурлап уздырыла. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Финляндия татар җәмгыятенә милли тарих, тел һәм йолаларга бәйле һәрнәрсәне кадерләп саклау хас. Финляндия татарлары тырышлыгы белән татар теле Европаның милли азчылыклары телләренең рәсми исемлегенә кертелгән иде.

«Татарларның күбесе бүген Татарстаннан читтә яши. Эш сәфәрләре барышында без алар белән очрашабыз, мөһим темалар турында сөйләшәбез, теге яисә бу мәсьәләне хәл иткәндә ярдәм күрсәтергә тырышабыз. Һәм һәрвакыт сезне үрнәк итеп куям. Сезнең бабаларыгыз Финляндиягә бер гасырдан элек килгән һәм уңышлы рәвештә бу җирлеккә җайлашкан. Шулкадәр еллар узса да, сез тамырларыгызны онытмыйсыз, тарихыгызны, туган телегезне кадерләп саклыйсыз, гореф-гадәтләрне үтисез. Мин чын күңелемнән сезгә рәхмәт әйтәм», - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Республикасы Президенты җыелганнарга.

У билгеләп үткәнчә, җирле татар җәмгыятенең күп вәкиле иҗат һәм фән зыяллылары, уңышлы бизнесменнар, дәүләт хезмәткәрләре. Әмма иң мөһиме – фин татарлары ана теленә, милли мәдәният хәзинәләренә булган мәхәббәтне буыннан буынга тапшыралар. «Без сезне һәрвакыт Татарстанда шатланып каршы алачакбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Анары Татарстан Президентына берничә иҗади номер күрсәттеләр. Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов милли телне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклап калуга һәм үстерүгә зур өлеш керткән татар җәмгыяте вәкилләренә бүләкләр тапшырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.