Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хельсинкига эш сәфәре кысаларында хәзерге заман сәнгатенең Amos Rex яңа музеенда булды. Аны Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.
Amos Rex быел август аенда Финляндия башкаласы үзәгендә ачылган. Күренекле меценат һәм коллекционер Амос Андерсон исемендәге Сәнәгать музеннан оешкан. Музей 1965 елдан бирле эшләп килгән һәм ул 19-20 нче гасырлар фин сәнгате әсәрләренең зур коллекциясе буларак билгеле.
Amos Rex музеен Ласипалатаси кварталында җир асты бүлмәләрендә урнаштырганнар. Күргәзмә программасы хәзерге заман һәм эксперименталь сәнгатьнең күчмә күргәзмәләреннән гыйбарәт. Үзәкнең үзенең заманча кинотеатры бар.
Экспозицияне караганда музей директоры Кай Картио Рөстәм Миңнехановка хәбәр иткәнчә, Amos Rex Европаның 2018 елгы иң инновацион архитектура комплекслары рәтенә кергән.
Аннары Татарстан Президенты музейның премьера күргәзмәсе – Токиодан TeamLab арт-гтөркеменең аудиовизуаль инсталляциясе белән танышты.
Азакта Рөстәм Миңнеханов музей җитәкчелегенә экскурсия өчен рәхмәт әйтте, Amos Rex музееның музей эшен камилләштерүдәге һәм эштә яңа методлар кертүдәге тәҗрибәсен югары бәяләде. Шулай ук яклар хезмәттәшлек перспективалары һәм тәҗрибә алмашу турында фикер алыштылар.