Яңалыклар

30.10.2018

Бүген GIES-2018 киңлекләрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам хосусый секторын (Ислам үсеш банкы бүлекчәсе) үстерү корпорациясе җитәкчесе Айман Сеҗани белән очрашты . 

Очрашуда Россия Саклык банкы идарәсе рәисе урынбасары Олег Ганиев, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан мөфтие Камиль Сәмыйгуллин, Дубайда Татарстан Республикасы сәүдә-икътисадый вәкиле Тимур Хәйретдинов һәм башкалар катнашты. 

30.10.2018

ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстанда сәламәтлек саклау учреждениеләрен яңартуның барышы турында сөйләде.

Брифинг гадәттәгечә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

30.10.2018

Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Мәскәүгә килде. Төп максаты - төбәкләр үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашу иде.

Комиссия утырышын  Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Виталий Мутко уздырды.

30.10.2018

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Япониянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы Вәкаләтле Илчесе Тоёхиса Кодзуки һәм аның хатыны Хироко Кодзуки белән очрашты.

30.10.2018

Бүген Дубайда (БГӘ) еллык Глобаль ислам икътисадый саммиты (Global Islamic Economy Summit) башланып китте. Форумны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.   

Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларны 20 миллион кешелек Россия Федерациясе мөселман өммәте исеменнән сәламләде.   

30.10.2018

Бүген Глобаль ислам икътисадый саммиты (Global Islamic Economy Summit) кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка ислам икътисадын үстерүе өчен махсус бүләк тапшырдылар. 

30.10.2018

Бүген  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Глобаль ислам икътисадый саммиты (Global Islamic Economy Summit) кырларында Дубай әмиренең олы улы Хәмдан ибн Мөхәммәт Әл Мактум белән эшлекле сөйләшү уздырды. 

30.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Глобаль ислам икътисадый саммиты (Global Islamic Economy Summit) чаралары кысаларында БГӘ икътисад министры Солтан бән Сәид Әл Мансури белән очрашты. 

29.10.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайга (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) эш сәфәренә килде.

Эш сәфәренең төп максаты – Глобаль ислам икътисадый саммиты (Global Islamic Economy Summit) чараларында катнашу.

29.10.2018

Россия Президенты Владимир Путин Россия Федерациясе дәүләт бүләкләре белән  федерация төбәкләрендә төп вазифаларны башкаручы түрәләрне, зур сәнәгать предприятиесе вәкилләрен, авыл хуҗалыгы һәм икътисадның башка тармаклары вәкилләрен бүләкләү турында Указны имзалады.

Россия Президентының Россия Федерациясе дәүләт бүләкләре белән бүләкләү турындагы 608 номерлы Указы  2018 елның 25 октябрендә имзаланды һәм хокукый мәгълүмат порталында басылды.

Битләр: << 931 932 933 934 935 936 937 ( 938 ) 939 940 >>