Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Петропавловскка (Казахстан) эш сәфәренә килде.
Сәфәренең төп максаты – Россия белән Казахстан дәүләтләре башлыклары катнашында Төбәкара хезмәттәшлек форумында катнашу.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Томскка эш сәфәре кысаларында җирле татар җәмәгатьчелеге активы белән очрашты. Очрашуда Томск өлкәсе губернаторы Сергей Жвачкин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров һәм башкалар катнашты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев күренекле дипломат, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, язучы Чыңгыз Айтматовның улы, “Чыңгыз Айтматов исемендәге Ыссык-Күл форумы” президенты Аскар Айтматов һәм форумның вице-президенты, тележурналист Ассоль Молдокматова белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов химия технологияләре өлкәсендә «СИБУР-Томскнефтехим» (НИОСТ) фәнни-тикшеренү оешмасының соңгы эшләнмәләре белән танышты.
Искәртәбез, Татарстан Республикасы Президенты җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Томскта эш сәфәрендә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Томскка эш сәфәре кысаларында Томск өлкәсе губернаторы Сергей Жвачкин белән очрашты.
Татарстан ягыннан чарада ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, Татарстан предприятиеләре һәм вузлары вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Томскта радиоэлектрон технологияләр өлкәсендә тикшеренүләр алып баручы «Микран» фәнни-җитештерү фирмасы эшчәнлеге белән танышты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Томскка эш сәфәренә килде. «Богашёво» аэропортында ТР Президентын Томск өлкәсе губернаторы Сергей Жвачкин каршы алды.
Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Томск өлкәсе губернаторы белән очрашырга һәм сәүдә-икътисадый һәм гуманитар мөнәсәбәтләрне киңәйтү чаралары турында фикер алышырга ниятли. Очрашуда хезмәттәшлек турында берничә документ имзалау да планлаштырыла.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасы янындагы скверда мәшһүр биюче Рудольф Нуриевка һәйкәл ачылды.
Бу сын Нуриевның “иреккә очышын”, ягъни СССРдан чит илгә китүен гәүдәләндерә. Әлеге скульптура – Россиядә Рудольф Нуриевка беренче һәйкәл.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәренең экорайоны концепциясен һәм мастер-планын эшләүгә халыкара ачык конкурста җиңүчеләрне сайлап алу буенча конкурс комиссиясенең йомгаклау утырышында катнашты.
Чара Казан Ратушасында узды, аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин, «Центр» стратегик үсеш агентлыгы генераль директоры Сергей Георгиевский, республиканың кайбер министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты
Бүген Казанда «Спорт индустриясенә инвестицияләр» дәүләт-хосусый партнерлык буенча II тармак форумының пленар утырышы узды.
Форумны "Казан-Арена" футбол стадионында үткәрделәр.
Чарада Россия спорт министры Павел Колобков, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, спорт өлкәсеннән федераль һәм республика чиновниклары катнашты.
Форумда сөйләшелә торган тема бик әһәмиятле, диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында. Аның сүзләренчә, бүген һәр төбәк өчен дәүләт-хосусый партнерлык мәсьәләләре һәм алымнары бик кирәкле.