Яңалыклар

12.11.2018

2018 елның 13-14 ноябрендә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Татарстан Республикасына ике көнлек эш сәфәренә киләчәк.  

12.11.2018

Махачкала шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дагыстан Республикасы Башлыгы Владимир Васильев рәислегендә «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең IV утырышында катнашучылар тиешле резолюция кабул иттеләр.

Резолюциядә билгеләп үткәнчә, дөнья хәлләре кискенләшкән шартларда Россия һәм ислам дөньясы арасындагы хезмәттәшлек аерым әһәмияткә ия, ә конструктив диалог һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен шартлар тудыру кирәкле шәкелгә әверелә.

12.11.2018

«Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең IV утырышы ахырында Татарстан Республикасы Президенты һәм Төркем рәисе Рөстәм Миңнеханов “Россия – Ислам дөньясы” милли премиясен тапшырды. Премия ел саен утырышта ислам турында белем тарату һәм арттыруга керткән өлеш һәм Россия халыклары арасында үзара аңлашу казанышлары өчен тапшырыла.

2018 елның 25 октяберендә конкурс эшләрен кабул итү тәмамланган. Россия Фәннәр академиясе академигы Виталий Наумкин рәислегендәге жюрига быел 34 гариза кергән.

Татарстаннан премия “Хозур” нәшрият йорты директоры Ришат Хәмидуллинга экстремизм юнәлешенә каршы булган социаль роликларны үз эченә алган “Мөһим мәсьәлә турында гади генә” (“Просто о главном”) фильмы өчен тапшырыла.

Премиягә шулай ук Дагыстан вәкиле Хаҗиморад Рәҗабов динара диалог мәдәниятен пропагандалау һәм үзара хөрмәтне һәм тынычлыкны ныгытуга багышланган “Кеше һәм иман” (“Человек и вера”) документаль проекты белән лаек була.

“Россия – Ислам дөньясы”ның Икенче премиясе - Е. М. Примаков исемендәге халыкара премия шундый ук казанышлары өчен чит ил массакүләм-матбугат чаралары вәкилләренә бирелде.

Бәйге әле тәмамланмаган, гаризалар 23 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Хәзерге вакытта премия алуга өч дәгъва кылучыдан 8 эш тәкъдим ителгән. Аның икесе гарәп, берсе инглиз телендә. 

12.11.2018

Бүген Махачкалада Дагыстан Республикасында «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең IV утырышы узды, чара яшьләр арасында экстремизмга каршы тору һәм гадәти ислам традицияләре буенча белем бирү мәсьәләләренә багышланган. 

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин сәламләвен укып,  «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов пленар сессия утырышын башлады. Утырыш модераторы - Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтының Цивилизацияләр партнерлыгы үзәге директоры, Төркем координаторы Вениамин Попов. 

Шулай ук сәламләү сүзе белән Дагыстан Республикасы Башлыгы Владимир Васильев чыгыш ясады. Ә Россия Чит ил эшләре министрлыгының Махсус йөкләмәләр буенча илчесе Константин Шувалов Россия Чит ил эшләре министры Сергей лавров сәламләүвен укыды. 

12.11.2018

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Дагыстан башкаласы Махачкала шәһәрендә узучы «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышында катнашучыларга сәламләү тексты:

«Кадерле дуслар!

«Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең чираттагы утырышы ачылу уңаеннан сезне чын күңелдән сәламлим.

12.11.2018

Махачкалага килүгә үк Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дагыстан Республикасы Башлыгы Владимир Васильев белән очрашты, анда яклар төбәкара хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.    

12.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дагыстан Республикасына эш сәфәре кыла, анда ул «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең IV утырышында катнашачак. Махачкала аэропортында Рөстәм Миңнехановны Дагыстан Республикасы Башлыгы Владимир Васильев һәм Дагыстан Республикасы Хөкүмәте рәисе Артем Здунов каршы алдылар. 

Республика делегациясе составында ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов, ТР Президенты Тышкы элемтәләр департаменты директоры урынбасары Марат Гатин, ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендге Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов, ТР Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, Россия ислам институты ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин бар. 

Башта Татарстан Республикасы Президенты белән Дагыстан Республикасы Башлыгы очрашуы узды, яклар төбәкара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләште. 

Шуннан Рөстәм Миңнеханов рәис буларак «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең IV утырышын үткәрәчәк. Төп тема - "Яшьләргә белем бирү аша экстремизмга каршы тору". Тәкъдим буларак яшьләр арасында радикаллык белән көрәшүгә юнәлдерелгән Болгар ислам академиясе нигезендә "Киләчәк лидерлар академиясе" уртак Россия-мөселман проектын булдыру карала. 

11.11.2018

«Дакар-2019» ралли-марафонына китәр алдыннан «КАМАЗ-мастер»  командасы бүген Алабуга районының «Тарловка» сынау полигонында традицион смотр уздырды. Спортчылар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты.   

10.11.2018

Татарстан Республикасы Премьер-министры, ТР Регби федерациясе президенты Алексей Песошин Казанда югары уку йортларының ирләр һәм хатын-кызлар командалары арасында Студентлар регби лигасы (регби-7) чемпионатын ачты.

Ачылыш тантанасы Үзәк стадионның футбол-җиңел атлетика манежында узды (Казан, Ташаяк ур., 2а).

Тантанада Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашты.

10.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Әпсәләмов урамындагы яңа «Ак чәчәкләр» бульвары буйлап узды.  

Бу территорияне төзекләндерү эшләре быел июль аенда башланган иде. Хәзер инде анда шәһәр кешеләре рәхәтләнеп ял итә ала. 

Бульварда төрле функциональ зоналар корылган, Рөстәм Миңнеханов бульварны Красноярск крае губернаторы Александр Усс, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Казан мэры Илсур Метшин белән бергә йөреп чыкты.

Битләр: << 931 932 ( 933 ) 934 935 936 937 938 939 940 >>