Татарстанда 20 декабрьдән 2019 елның 10 гыйнварына кадәр янгынга каршы махсус режим гамәлгә кертеләчәк

04.12.2018

2018 елның 20 декабреннән Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлгә кертеләчәк. Бүген бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе башлыгының дәүләт янгын күзәтчелеге буенча урынбасары Сергей Сергеев хәбәр итте.

Брифинг республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

“Татарстан Хөкүмәтенә республика территориясендә 2018 елның 20 декабреннән 2019 елның  10 гыйнварына  кадәрге чорда янгынга каршы махсус режим урнаштыру турында тәкъдим кертелде. Ул пиротехника эшләнмәләрен саклау һәм сату урыннарында тикшерүләр үткәрергә, аларны кешеләр күп җыела торган һәм шартлау, янгын чыгу куркынычы булган объектлар янында куллануны чикләргә мөмкинлек бирәчәк”, - диде Сергей Сергеев.

Ул шулай ук янгынга каршы махсус режим таләпләрен бозучылар дүрт мең сумга кадәр штрафка тартылачак, дип билгеләде.

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе пиротехника буенча рейдлар үткәрәчәк, дип искә төшерде Сергей Сергеев.

Моннан тыш, яңа ел бәйрәмнәре вакытында халык күпләп җыела торган урыннарда тикшерүләр уздырылачак.

Яңа ел бәйрәмнәре чорында янгыннарны кисәтү максаты белән һәрбер муниципаль районда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен аңлатуга юнәлдерелгән эшләр планлаштырылган.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте. “Татар-Информ” МА материаллары файдаланылды.