Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хельсинкига (Финляндия) ике көнлек эш визиты белән килде. Аэропортта аны Россия Федерациясенең Финляндия Республикасында Тулы вәкаләтле илчесе Павел Кузнецов каршы алды.
Хельсинкида Рөстәм Миңнеханов фин эшлекле даирәләре белән очрашачак, шулай ук дөньяда танылган SLUSH стартаплар һәм яшь эшкуарлар конференциясендә катнашачак. Аннан Татарстан Президенты белән Финляндия Президенты Саули Ниинисте белән очрашу көтелә.
Татарстан белән Финляндия арасында сәүдә-икътисадый элемтәләрн үстерү мөмкинлекләре турында Финляндия эшлекле даирәләре катнашындагы түгәрәк өстәлдә сөйләшү планлаштырыла. Үзара товар әйләнеше күләмен арттыру турында Рөстәм Миңнехановның Финляндия икътисад министры Мика Литиля әфәнде белән очрашуда сүз барачак.
SLUSH конференциясендә Татарстан Президенты яңа инновацион алымнар һәм стартап-проектлар белән танышачак, Fortum энергетик компаниясе җитәкчелеге белән хезмәттәшлек вариантлары турында сөйләшәчәк.
Шулай ук ТР Президенты Amos Rex заманча сәнгать музеенда була, Хельсинки үзәк китапханәсе белән таныша, Финляндия татарлары җәмгыяте вәкилләре белән очрашачак.
Татарстан делегациясе составында ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина бар.