Яңалыклар

13.11.2018

Бүген Татарстанга эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясенең Идел буе федераль округында вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров "Алабуга" махсус икътисадый зонасында булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Алабуга" МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев озата йөрделәр. 

13.11.2018

Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда ИТ-паркта булдылар, анда резидентлар проектлары белән таныштылар.

13.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитетына яңа җитәкчене - Александр Груничевны тәкъдим итте.

Бу чарада шулай ук Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Андрей Цариковский катнашты.

13.11.2018

Татарстанның зурлыгы буенча икенче шәһәренә көчле педагогик составы булган техник университет кирәк. Шәһәр "КАМАЗ" заводлары һәм "Чаллы" АСИҮТ предприятиеләре өчен квалификацияле эшче кадрларга мохтаҗ. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров катнашындагы киңәшмәдә хәбәр итте.  

13.11.2018

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров «КАМАЗ» ГАҖ заводларында булып, двигательләр, кабиналар эшләп чыгару, әзер йөк машиналарын җыю барышы белән танышты.

Игорь Комаров Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин озатуында двигательләр заводы цехларын карады. Аңа шулай ук көч агрегатларын җыю линияләрен һәм Р6 двигательләрен күрсәттеләр.

13.11.2018

Бүген Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсенә яңа җитәкчене тәкъдим итте.  

13.11.2018

2018 елда Татарстанда 88 чакрым автомобиль юлы төзелгән һәм реконструкцияләнгән. Бу хакта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.

13.11.2018

РФ Президентының Идел буе федераль округында вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Татарстанга эш визиты белән килде. «Бигеш» аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Чаллы мэры Наил Мәһдиев каршы алдылар.

 

13.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Confindustria Russia» Россиядә Италия сәнәгатьчеләре ассоциациясе делегациясе белән очрашты. 

13.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Чит илләр белән төбәкара һәм мәдәни элемтәләре идарәсе башлыгы Владимир Чернов белән очрашты. 

Битләр: << ( 931 ) 932 933 934 935 936 937 938 939 940 >>