Татарстан Президенты Илкүләм концерт академиясе җитәкчелеге белән уртак проектлар перспективалары турында фикер алышты

03.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов NCA («Илкүләм концерт академиясе») компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Хельсинкига эш сәфәре кысаларында узды. 

NCA 1998 елдан бирле концертлар оештыру белән шөгыльләнә. Бу заман эчендә компания шоу-бизнес базарында алдынгы позициягә ирешкән. Хәзергә NCA елына 100дән артык чара оештыра. 20 ел эчендә NCA түбәндәге масштаблы музыкаль фестивальләр оештырган: «Рок Над Волгой», «Наши в городе», «Дискотека 80-х», «Наполним небо добротой» һәм башкалар.

Әңгәмә барышында хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында, аерым алганда, республикада уртак проектларны үстерү перспективалары турында. 

Очрашуда Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан мэры Илсур Метшин һәм Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.     


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.