Яңалыклар

15.11.2018

Бүген Кытайга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гуандун провинциясе Хөкүмәте генераль секретаре урынбасары Линь Цзи әфәнде белән очрашты. 

15.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасының Гуандун провинциясендә эш сәфәре кыла.  

14.11.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров белән очрашты. Очаршу Казан Кремлендә узды. 

14.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Мәрьям-ана Казан иконасы соборы  төзелешен карап чыктылар.  

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Әлмәт һәм Бөгелмә епископы Мефодий да катнашты.

14.11.2018

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровка яңа трамвайлар һәм электробус тәкъдим итте.

Казан трамвае рубин төсендә. Анда 170 кә якын кеше сыя, 29 утыру урыны бар.

14.11.2018

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Казанда ачылган репродуктология клиникасында булды. Яңа медицина оешмасы Казанда кичә генә эшли башлаган. Мәртәбәле кунаклар клиникадагы репродуктолог, эмбриолог, гинеколог кабинетларын, операция, УЗИ бүлмәләрен, палаталарны карап чыкты.

 

14.11.2018

Илкүләм проектларны һәм төп федераль программаларны үтәү өчен аларны финаслау буенча төбәкләр һәм федераль үзәк ягыннан да төгәл кагыйдәләр кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров катнашындагы киңәшмәдә хәбәр итте.  

14.11.2018

Татарстанда Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан куелган бурычларны башкару өчен, алдагы елларда торак төзелешен елына 2,4 млн квадрат метрдан 3,6 млн квадрат метрга кадәр җиткерергә кирәк. Бу хакта Казанда узган киңәшмәдә Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров әйтте.

 

14.11.2018

Татарстанда Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән төп 12 милли проект һәм федераль программаны тормышка ашыру өчен проект офисы булдырылды. Бу хакта ТР Хөкүмәт йортында Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган киңәшмәдә әйтелде.

13.11.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Россия Федераль монополияләргә каршы хезмәте җитәкчесенең урынбасары Андрей Цариковский белән очрашты. 

Битләр: << 921 922 923 924 925 926 927 928 929 ( 930 ) >>