Бүген Хельсинкига эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фин эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашты. Очрашуда Россия Федерациясенең Финляндия Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Павел Кузнецов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхеразыев, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
Финляндия ягыннан очрашуда автомобильләр һәм шиннар, сәнәгать фильтрлары җитештерү, йорт җиһазлары әзерләү, азык-төлек сәнәгате өчен модуль предприятиеләр төзү, юуу чаралары җитештерү өлкәсендәге компанияләр җитәкчеләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, әлеге очрашу быел октябрь аенда Казанда узган Татарстан-Финляндия бизнес-форумының яхшы дәвамы булып тора. «Бүгенге дискуссия барышында без фин компанияләре вәкилләре белән тәкъдимнәр турында фикер алышырбыз һәм аларның Татарстанда нәтиҗәле эше өчен тагын нәрсәләр эшләргә кирәклеген билгели алырбыз», - диде ТР Президенты.
Ул хәбәр иткәнчә, бер көн элек Хельсинкида Татарстан-Финляндия сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек буенча эш төркеме утырышы узды. Аның йомгаклары эшлекле даирәләр якынаюга тагын бер адым булачак, диде ТР Президенты.
Татарстан фин компанияләре Россиядә эшләү өчен старт мәйданы итеп республикабызны сайлап алуларын тели. «Безнең өчен өстенлек – республикда җитештерүләрегезне урнаштыру. Татарстанда фин бизнесын туплау өчен барлык мөмкинлекләр дә бар: махсус икътисадый зоналар, алдан үсү территорияләре, технопарклар һәм сәнәгать мәйданчыклары. Безнең чит илләр инвесторлары белән эшләү тәҗрибәбез зур», - диде Татарстан Президенты.
Бүген фин бизнесы Татарстанда уңышлы эшли, мөһим социаль-икътисадый проектларны гамәлгә ашырырга ярдәм итә. «ЮИТ» компаниясе, заманча технологияләр кулланып, республикада югары сыйфатлы торак йортлар һәм объектлар төзи. «Хухтамаки» «Алабуга» МИЗда бер мәртәбә кулланыла торган савыт-саба һәм кәгазьдән төргәкләр җитештерү предприятиесе булдырды. Моннан тыш, Казан белән Хельсинки арасында язгы-җәйге чорда турыдан-туры һава юллары гамәлгә ашырыла, даими рәвештә Татарстан-фин бизнес-форумнары уздырыла.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген кайбер Европа компанияләре Татарстанда бизнесларын актив үстерәләр. Быел май аенда Петербург халыкара икътисадый форумында «КАМАЗ» һәм Германиянең «Даймлер» компаниясе йөк машиналарының модель рәтен үстерү буенча килешү имзаладылар. Шулай ук ПМЭФ кысаларында «Дойче Банк» җитәкчелегендәге банклар консорциумы белән «Түбән Кама нефть химиясе» Татарстан предприятиесе арасында Ойлер Гермес иминият компаниясе катнашында €800 млн. кредит килешүе төзелде.
Моннан тыш, Мәскәүдә октябрь аенда РФ Президенты Владимир Путин һәм Италия Премьер-министры Джузеппе Конте «ТАИФ» һәм «Био-он» Италия компаниясе биопластика җитештерү буенча хакы €90 млн. булган уртак проектны гамәлгә ашыру турында килешү имзаладылар. «Бу берничә генә мисал, алардан күренгәнчә, Европа компанияләре Татарстанда үз бизнесларын киңәйтәләр. Ышанабыз, фин бизнесы да шул юнәлештә барыр», - диде Рөстәм Миңнеханов.
РФнең Финляндиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Павел Кузнецов билгеләп үткәнчә, соңгы елларда күп планлы Россия-Финляндия хезмәттәшлегенә Россия төбәкләре дә җәлеп ителә һәм Татарстан Республикасы бу җәһәттән алды бара.
Аннары фин бизнесы вәкилләре үз компанияләрен тәкъдир иттеләр һәм хезмәттәшлек өчен кызыклы юнәлешләр турында сөйләделәр.