Яңалыклар

13.12.2018

Бүген Казанда "Корстон" КСККнда "Татарстан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацион идея" ХIV республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, "Россия венчур фонды" АҖ идарәсе рәисе, генераль директоры Александ Повалко, Инновацияләргә ярдәм итү фонды Сергей Поляков, Россия венчур инвестицияләү ассоциациясе башкарма директоры Альбина Никконен һәм башкалар катнашты. 

Искәртик, әлеге бәйге 2004 елдан бирле үткәрелә. 

13.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды Попечительлек һәм Күзәтү советының киңәйтелгән утырышында катнашты. 

Чара "Корстон" кунакханә комплексында узды. ТР ИВФ Попечительлек һәм Күзәтү советы әгъзалары оешма эшчәнлегенә кагылган мәсьәләләрне карады. 

"Татарстан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацион идея"  республика конкурсын уздыру нәтиҗәләре турында ТР Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәләхов хәбәр итте. 

 

13.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әтнә районында булды, анда ул Г.Тукай исемендәге Әтән дәүләт театрына 100 ел тулуга һәм Тетар Елын ачуга багышланган тантаналы чарада катнашты. Искәртик, 2019 ел РФ Президенты Владимир Путин указы белән Театр  Елы дип игълан ителде. 

13.12.2018

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген ТР буенча Суд приставлары федераль хезмәт идарәсе коллективына яңа җитәкче тәкъдим итте. РФ Юстиция министрлыгы приказы белән ТР буенча Суд приставлары федераль хезмәт идарәсе башлыгы -ТР баш суд приставы итеп Игорь Безуевский билгеләнде.

Бу чарада шулай ук Суд приставлары федераль хезмәт директоры урынбасары - РФ баш суд приставы урынбасары Денис Фирстов катнашты.

13.12.2018

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Суд приставлары федераль хезмәт директоры урынбасары - РФ баш суд приставы урынбасары Денис Фирстов белән очрашты.

13.12.2018

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Индия сәнәгате һәм стартаплар конфедерациясе делегациясе белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты.

13.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Милләтләр Оешмасының Европа икътисадый комиссиясе делегациясе белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Анда БМОның Европа икътисадый комиссиясе Дәүләт-шәхси партнерлыгы бюросы рәисе урынбасары – Россия Федерациясе вәкиле Хафиз Салихов та катнашты.

 

12.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә  Забайкалье крае Губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Александр Осипов белән очрашты.

Яклар төбәкара дәрәҗәдәге актуаль юнәлешләр турында фикер алыштылар.

12.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклуб әгъзалары белән очрашты. Чара Мәскәүдә узды. Очрашуда 100дән артык Мәскәү һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.  

Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклуб 2010 елда оештырылган иде. Төп максаты – Татарстанның икътисады үсешенә ярдәм күрсәтүгә юнәлгән иҗтимагый инициативаларга, республика проектларын, шул исәптән милли мәдәниятне һәм телне саклап калу өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыруга ярдәм итү.

12.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклуб утырышында катнаша. Очрашуда йөзләп журналист катнаша. 

Битләр: << 911 912 913 914 ( 915 ) 916 917 918 919 920 >>