Рөстәм Миңнеханов «Бөек Ватан сугышы ветераннары – камалыштагы герой-шәһәре Ленинградта яшәүчеләр» Казан шәһәр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Альберт Комяковка Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтен тапшырды

29.01.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бөек Ватан сугышы ветераннары – камалыштагы герой-шәһәре Ленинградта яшәүчеләр» Казан шәһәр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Альберт Комяков белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов Альберт Комяковка яшьләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләү һәм актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтен тапшырды.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда шулай ук хезмәт, ТР халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Департаменты җитәкчесе Александр Терентьев катнашты.

Искәртик, узган якшәмбе, 27 гыйнварда, Россиядә Ленинградны камалыштан азат итүгә 75 ел тулуны билгеләп үттеләр.

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.