Яңалыклар

21.12.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүдә эш сәфәрендә.

Анда ул 2019 елда Казан шәһәрендә узачак "Ворлдскиллс" стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты.

Утырышны Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова РФ Хөкүмәте Йортында уздырды.

 

20.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Оборона министры урынбасары Алексей Криворучко Казан вертолетлар заводында булдылар.

Искәртәбез, Алексей Криворучко Татарстан Республикасында эш сәфәрендә. 

20.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов идарәчеләрнең «Россия лидерлары» бөтенроссия конкурсында җиңүче Александра Лебедева белән очрашты.

Искәртәбез, Татарстан вәкилләре Александра Лебедева һәм Илнар Гыйрфанов 2017-2018 еллар «Россия лидерлары» сайлап алу конкурсының беренче циклында 103 җиңүче арасына керде. Бу проект кысаларында Рөстәм Миңнеханов ел дәвамында Александра Лебедеваның остазы булды.

20.12.2018

Федераль дәүләт регистрациясе, кадастр һәм картография хезмәтенең ТР буенча идарәсе эшчәнлеген ТР Премьер-министры Алексей Песошин югары бәяләде. Бу хакта ул бүген Федераль дәүләт регистрациясе, кадастр һәм картография хезмәтенең ТР буенча идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышында белдерде.

Бу чара Казанда ведомство бинасында узды (Кулагин ур., 1).

20.12.2018

Хөрмәтле Россия куркынычсызлык органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Куркынычсызлык органнары һәрвакыт дәүләт идарәсе системасының әһәмиятле өлеше булды. Сез илнең милли мәнфәгатьләрен саклауга, конституцион төзелешнең какшамаслыгын тәэмин итүгә, җәмгыятьтә тотрыклылыкны саклауга лаеклы өлеш кертәсез.

19.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 автоспорт сезоны ябылуга багышланган традицион чарада катнашты. Очрашуда тәмамланып килүче сезонга нәтиҗәләр чыгардылар һәм республиканың иң яхшы автоспортчыларын билгеләделәр. 

 

19.12.2018

Хакимият бизнес белән әңгәмә алып барырга тиеш һәм инвестор булучыларга максималь рәвештә ярдәм итәргә тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Инвесторлары клубы утырышында белдерде. 

19.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетының поликлиникасын капиталь ремонтлау нәтиҗәләре белән танышты  (Вишневский урамы, 2А).

19.12.2018

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.   

Утырышта 2019 елга республиканың эчке нефть химиясе комплексына җибәреп тору өчен углеводород чималы һәм нефть химиясе продукциясе исемлеге расланды. Йөзләгән продукция буенча җентекле документны «Татнефтехиминвест-холдинг» генераль директоры Рафинат Яруллин тәкъдим итте.

19.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 44 нче утырышында катнашты. Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты. Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин алып барды.  

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы тарафыннан барлыгы  22 мәсьәлә кертелгән иде, шул исәптән 10 республика закон проекты һәм 7 федераль закон проекты. Фикер алышу барырышында депутатлар тагын 20 мәсьәлә керттеләр.

Битләр: << 911 ( 912 ) 913 914 915 916 917 918 919 920 >>