Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда капиталь ремонтланган 9 нчы балалар стоматология поликлиникасында булды.
Аны ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков, Казан мэры Илсур Метшин һәм поликлиника җитәкчелеге озата йөрде. Рөстәм Миңнеханов сәламәтлек саклау учреждениесе эшчәнлеге, биредә кулланыла торган стоматология өлкәсендәге заманча технологияләр белән танышты.
Бинаның беренче катында Рөстәм Миңнеханов стерилизация бүлеген карады, рентгенология кабинетында, терапевтлар һәм хирургия кабинетларын карады.
Цоколь катында теш технигы лабораториясе, конференц-зал урнашкан. Анда студентлар һәм аспирантларга онлайн-трансляция аша укыту мөмкинлеге бар.
Ямашев проспектында урнашкан поликлиника мәйданы 1400 кв. метр. Бинаны капиталь ремонлауга һәм җиһазландыруга инвесторлар исәбенә 100 млн. сум җәлеп ителде.