Алексей Песошин: Бүген бер генә финанс операциясе дә Казначейлык департаменты игътибарыннан башка узмый

28.01.2019

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТР Финанс министрлыгының Казначейлык департаменты оештырылуга 20 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты.

Бәйрәм тантанасы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узды.

Алексей Песошин ассызыклаганча, яңа ведомство оештырылган вакытта илебез төбәкләрендә казначейлык эшчәнлеге тәҗрибәсе булмый. Шул ук вакытта казначейлык системасына күчү кирәклеге ачык аңлашыла иде.

ТР Премьер-министры игътибарны контрольнең төгәл системасы барлык республика программаларын гамәлгә ашыру барышында гына түгел, бәлки зур чаралар уздырганда да нәтиҗәле һәм өзлексез финанслауны тәэмин итүгә юнәлтте.

Казначейлык департаменты республика җитәкчелеге хуплаган процессларны оптимальләштерү буенча төрле инициативалар кертүне дәвам итә, дип билгеләде Алексей Песошин.

“Татарстан Президенты исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезгә хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Сезгә алга таба да профессиональ үсеш, мөһим дәүләт бурычларын хәл иткәндә ныклык, шулай ук нык сәламәтлек телим”, - дип өстәде ул.

 Аннары ТР Премьер-министры алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләде.


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.