Яңалыклар

11.12.2018

Бүген Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашты. 

Чара РФ ФС Федерация Советында Татарстан Республикасы Көннәре кысаларында узды. 

Федерация Советы Рәисе Татарстан Республикасы җитәкчелеге белән очрашуда төбәкнең социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләре турында сөйләште. 

 

11.12.2018

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Cotton Way компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков катнашты.

11.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лидерлар клубының «Уңайлы инвестицион климатка 100 адым» еллык конференциясенең эшлекле иртәнге ашында катнашты.  

Чара Мәскәүдә узды, аны оештыручылар – гадәттәгечә Стратегик инициативалар агентлыгы (АСИ), ТАСС мәгълүмат агентлыгы. Төп тема – «Россия Федерациясе субъектларында эшлекле бергәлекләрне үстерү һәм кирәкле инфраструктура формалаштыру».

11.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Төп максаты – Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советында Татарстан Республикасы көннәрендә (2018 елның 10 - 11 декабре) катнашу.

Искәртәбез, бүген Россия Федераль Собраниесе Федерация Советының пленар утырышы кысаларында «Субъект сәгате» узачак, анда Татарстанның икътисадый, инвестицион һәм мәдәни потенциалы тәкъдир ителәчәк. «Субъект сәгате»ндә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин чыгыш ясаячаклар.    

10.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Эшкуарлык фабрикасы» V мәгариф проектын тәмамлаганнар белән очрашты. Чарада якынча 300 эшкуар, экспертлар һәм республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. 

10.12.2018

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «В.И. Шумаков исемендәге Илкүләм трансплантология һәм ясалма әгъзалар медицина тикшеренү үзәге» ФДБУ директоры, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Сергей Готье баш трансплантологы Сергей Готье белән очрашты. 

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков та катнашты.

10.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль яшьләр эшләре агентлыгы җитәкчесе Александр Бугаев белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттәхов катнашты.

10.12.2018

Бүген Казан ратушасында Россиядә 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Ватан Геройлары көненә багышланган тантана узды.

Бәйрәмгә татарстанлылыр чакырылган иде - Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм Хезмәт Даны орденының тулы кавалерлары. Шулай ук геройларның туганнары, үзләре үлгәннән соң бүләкләнгәннәрнең гаилә әгъзалары катнашты.

09.12.2018

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне БМО Генераль ассамблеясы карары нигезендә 9 декабрьдә билгеләп үтелә . Дәүләт һәм җәмәгатьчелек игътибарын коррупция проблемаларына юнәлтү төп максат булып тора.

09.12.2018

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин республика халкын Ватан Геройлары көне белән котлады.

Битләр: << 911 912 913 914 915 916 ( 917 ) 918 919 920 >>