«Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды

28.01.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды (Казан).

«Татнефть» компаниясенең энергетика өлкәсендә үсеше стратегиясе турындагы мәгълүмат тыңланылды. Якындагы ун елда компаниянең энергосистемасы үзәкләштереләчәк һәм ул асылда традицион чыганакларны файдаланачак. Шул ук вакытта берничә альтернатив хәл ителеш тә гамәлгә ашырылачак, шулардан: иярчен нефть газындагы электростанцияләр, мини гидроэлектростанцияләр, энергия ресурсларыннан нәтиҗәле файдалануга һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга юнәлгән перспектив проектлар башлап җибәрелгән: җылылык һәм электр энергиясен агач йомычкасыннан алу, электр энергиясен чыгарып ташланучы газдан эшләү. Өстенлекле юнәлешләр арасында биоягулык җитештерү билгеләп үтелде - проектны гамәлгә ашырудан нәтиҗәлелек «Нефть эшкәртү» бизнес-юнәлеше табышлылыгы һәм компаниянең мотор ягулыкларының Европа һәм бөтендөнья базарларында конкуренциягә сәләтен арттыру исәбенә фаразлана.

2018 елда эчке аудитка идарә эшенә дә йомгак ясалды. Аудитлар йомгаклары буенча шиннар комплексы заводлары ихтыяҗлары өчен монополия сатып алулары өлешен киметү һәм җитештерүчеләр белән турыдан-туры шартнамәләргә күчү зарурлыгы билгеләп үтелде.

Идарә тагын «кайнар линия» эшен дә җайга сала. Хисап чорында аңа 700дән артык хәбәр кергән, 27%ы җитешсезлекләргә кагыла, алар буенча тиешле чаралар күрелгән.  

Утырышта шулай ук компания эшчәнлегенең башка мәсьәләләре дә каралды.


"Татнефть" ГАҖ Матбугат хезмәте.