Рөстәм Миңнеханов Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча РФ Президенты каршындагы совет президиумы утырышында катнашты

28.01.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә.   

Эш сәфәре  кысаларында Рөстәм Миңнеханов Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча РФ Президенты каршындагы совет президиумы утырышында катнашты.  

Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды.

Утырышта катнашучылар «Торак һәм шәһәр тирәлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Искәртәбез, «Торак һәм шәһәр тирәлеге» илкүләм проекты 5 елга исәпләнгән һәм ел саен төзелеш күләмнәрен арттыру исәбенә биш миллионлап гаиләнең тормыш шартларын яхшыртуны күз алдында тота. 

«Торак һәм шәһәр тирәлеге» илкүләм проекты «Илкүләм максатлар һәм 2024 елга кадәр Россия Федерациясен үстерүнең стратегик бурычлары турында»  Россия Президентының 2018 елның 7 маендгы Указы (№204) нигезендә эшләнгән.

«Торак һәм шәһәр тирәлеге» илкүләм проекты кысаларында уңайлы шәһәр тирәлеген тамырдан арттыруны, шәһәр тирәлеге сыйфаты индексын 30%ка аттыруны, торак пунктларындагы шәһәр тирәлеге уңайсыз булуны икеләтә киметүне күзаллый. 

«Торак һәм шәһәр тирәлеге» илкүләм проекты бюджеты 1,1 трлн. сум тәшкил итә.

Утырыш барышында төп нотыкны Россия Федерациясе Төзелеш һәм ТКХ министры Владимир Якушев ясады.

Утырышта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары - РФ Финанс министры Антон Силуанов, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Мутко, Үзәк банк рәисе Эльвира Нәбиуллина, «ВЭБ.РФ» дәүләт корпорациясе рәисе Игорь Шувалов та катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. "ТНВ" телеканалының Мәскәүдәге филиалы материаллары файдаланылды.