2018 елда Татарстан нефть-газ химия комплексының килере өчтән бергә артты

28.01.2019

2018 елда Татарстан нефть-газ химия комплексында продукция чыгару, табыш, хезмәт хакы һәм салым түләүләре артты. Әмма аерым предприятиеләр буенча нәтиҗәләр начарайган. Бүген бу хакта  «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында холдингның генераль директоры Рафинат Яруллин хәбәр итте.

Утырыш ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды (Казан).

Рафинат Яруллин хәбәр иткәнчә, ел йомгаклары буенча республикада нефть чыграу һәм эшкәртү, каучуклар, резина шиннар, синтетик юу  чаралары җитештерү күләмнәре арткан.

2018 елда комплексның база предаприятиеләрендә җыелма продукция чыгару 2,9%ка арткан. 1,3 трлн. сумлык продукция чыгарылган, бу 2017 елга карата 32%ка артык. Төрле дәрәҗә бюджетларга 416 млрд. сум салым түләүләре кертелгән, шулардан 77 млрд сумы – республиканың берләштерелгән бюджетына.  

Финанс нәтиҗәләрен арттыру нефтькә һәм нефть продуктларына, азотлы ашламаларга, полиэтиленга бәяләрне торгызырга ярдәм иткән.  

Бу «Татнефть»тә, «Казаноргсинтез»да, «Нижнекамсктехуглерод»та, «Аммоний»да сатулар рентабельлеген арттырган. «Нижнекамскнефтехим»да һәм «Нәфис Косметикс»та табыш кимегән.

Арматура җитештерүчеләрнең иң эреләреннән берсе SAMSON Германия компаниясе Татарстанда 100 процент җитештерүен тупларга ниятли. Бу хакта  утырышта «Самсон Контролс» ҖЧҖ генераль директоры Азрәт Кырымшамхалов хәбәр итте.

Татарстан буенча планны Азрәт Кырымшамхалов аңлатканча, монда «иң яхшы заказчылар» - «Татнефть», «Нижнекамскнефтехим», «Казаньоргсинтез» компанияләре урнашкан.  

2019 елда сервис үзәге һәм склад булдыру планлаштырылган. 2021 елда җайланмаларны җыю, җайга салу тәмамланачак һәм җитештерү эшләтеп җибәреләчәк.    

Хәзерге вакытта яраклы мәйданчык билгеләү эшләре алып барыла, диде Рафинат Яруллин.

«Республика проектларында катнашырга телибез» - дип җавап бирде  Кырымшамхалов Рөстәм Миңнехановның кирәкле ярдәм турындагы соравына. Татарстан Президенты «ТАИФ» һәм «Татнефть» компанияләре җитәкчелеге белән бу мәсьәләне җентекләп карарга тәкъдим итте.

Бүгенге утырышта тагын углевод җепселләре прекурсорын алуның  альтернатив алымы (РФАнең Химик физика проблемалары институты) һәм Industri-Textil Job Oy фин компаниясенең сәнәгать фильтрациясе хәл ителешләре турындагы нотыклар тыңланды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Девон" МА материаллары кулланылды