Яңалыклар

07.12.2018

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хәзерге заман сәнгате галереясендә булды.

Карл Маркс һәм Мөштәри урамнары чатларындагы бу өч катлы бина масштаблы реконструкциядән соң ачылды.

Искәртәбез, бинада элек Татарстан Республикасы Рәссамнар бергәлегенең Күргәзмә залы урнашкан иде.  

07.12.2018

Коррупциягә каршы эшчәнлектә яшьләр катнашсын өчен яңа формалар табарга кирәк. Бу хакта ТР Премьер-министры Алексей Песошин Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган Республика коррупциягә каршы яшьләр форумында хәбәр итте. Бу чара Казанның “ИТ-парк” мәйданчыгында узды.

07.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мәгдад Харәбә Җәбәра Әл Хәйили белән очрашты.  

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Яклар Россия-Әмирлекләр мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән БГӘ арасында  хезмәттәшлекне үстерү һәм ныгыту мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

06.12.2018

Бүген Чаллыда танылган "КАМАЗ-Мастер" командасына 30 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды. Пилотлар, механикларны һәм автоспорт ветераннарын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев котладылар.

06.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төштән соң Казанда Чехиянең Сәнәгать һәм сәүдә министры Марта Новакова белән очрашты.

Искәртәбез, Марта Новакова һәм Чехия делегациясе Казанда эш сәфәрендә. Эш сәфәрләренең төп максаты – Икътисадый, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара Россия-Чехия комиссисендә катнашу, ул иртәгә, 2018 елның 7 декабрендә узачак.

06.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Үзбәкстан Республикасының Ташкент өлкәсе Хакиме Гуломҗон Ибраһимов белән очрашты.

Яклар элеккеге очрашуларда ирешелгән ике яклы сөйләшүләрнең динамикасы, шулай ук агымдагы эшләрнең барышы турында фикер алыштылар.

06.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Fischer («Фишер», Австрия) компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.   

Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев һәм башкалар катнашты.

06.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР спорт министры Владимир Леонов һәм башкалар катнашты. 

06.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия ислам институты студентларын, хезмәткәрләрен һәм аны тәмамлаучыларны белем бирү оешмасына 20 ел тулу белән котлады. Тантаналычарада Россия Федерациясе Президенты Эчке сәясәт Идарәсенең Дини оешмалар белән багланышлар департаменты җитәкчесе Евгений Еремин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия ислам институты ректоры, Болгар ислам академиясе ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин катнаштылар. 

05.12.2018

Бүген төштән соң Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федераль салым хезмәте җитәкчесе Михаил Мишустин белән очрашты.

Яклар эшләрнең агымдагы торышы, Татарстан буенча ФСХ Идарәсе эшчәнлеге турында фикер алыштылар.

Битләр: << 911 912 913 914 915 916 917 918 ( 919 ) 920 >>