Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә катнашты.
Искәртәбез, «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе гадәттәгечә Яңа ел алдыннан Татарстан Республикасында уза. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы холлында чыршы куела һәм аңа балалар йортлары, социаль приютлар, социаль уңайлы булмаган гаиләләр балалары Кыш бабайга язган хатлар эленә.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче чакырылыш 44 нче утырышы башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев, парламентарийлар хәйрия акциясендә катнаштылар.
Татарстан һәм Кемерово өлкәсе – Россиянең хезмәттәшлекләрен һәрьяклап үстерергә тиешле ике икътисадый куәтле төбәге. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кемерово өлкәсе Губернаторы Сергей Цивилев белән очрашуда хәбәр итте.
Очрашу Казан Кремлендә узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советының XIII съездында җирле үзидарә өчен өстенлекле бурчыларны атады.
Чара "Корстон" КСКК нда узды, съездта Татарстан Республикасының бөтен 956 муниципаль берәмлеге делегатлары катнашты.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, көн тәртибендә муниципаль берәмлекләрнең төрле актуаль мәсьәләләре турында сүз барды - шәһәр территорияләренеке дә, авылларныкы да. Билгеләнгән проблемаларны исәпкә алып, ул берничә өстенлекле бурычны билгеләде.
Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев каты коммуналь калдыклар (ТКО) белән эш итү мәсьәләсе буенча видеоконференцэлемтә режимында кидәшмә уздырды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Татарстан Республикасында 2018 ел нәтиҗәләре буенча тулаем региональ продукт күләме 2 трлн. 420 млрд. сумнан арта, узган елдагыдан 101,5 % үсеш. Сәнәгать продукциясе күләме, исәпләнгәнчә, 2 трлн. 750 млрд.сум., сәнәгать производствосы индексы - 101,9 %.
Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы ассоциациясенең XIII съездында хәбәр итте.
Чара Корстон кунакханә комплексында узды, съездта Татарстан Республикасының бөтен 956 муниципаль берәмлеге делегатлары катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы авыл җирлекләре башлыкларына һәм муниципаль учреждениеләр җитәкчеләренә яңа хезмәт автомобильләре ачкычларын тапшырды. Моннан тыш, муниципаль берәмлекләр мәктәп автобусларының чираттагы партиясен алдылар, бу автобуслар мәктәп маршрутлары буенча укучыларны йөртәчәкләр.
Чара Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы мәйданда узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның иң яхшы атлетларын хөрмәтләү буенча «Ел спортчысы» тантанасында катнашты.
2018 ел үзенең вакыйгаларга байлыгы белән аерылып тора, диде ТР спорт министры Владимир Леонов. «Кышкы Олимпия уеннарында татарстанлы спортчылар беренче мәртәбә дүрт медаль яуладылар, тагын өчесе – Параолимпиадада. Уенчы командаларыбыз да безне шатландырдылар. „Ак Барс“ өченче тапкыр чемпион булды, „Зенит-Казан“ барлык трофейларны да яулады, шулай ук башка командаларыбызның да казанышлары белән горурланабыз. Барлык халыкара беренчелекләрдә һәм чемпионатларда безнең спортчылар 310 медаль алдылар», - диде ул.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Игорь Гуменный җитәкчелегендәге UBC Group компаниясе вәкилләре белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев һәм «Татспиртпром» АҖ генераль директоры Ирек Миңнеәхмәтов та катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында катнашты. Анда республикада юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл һәлакәтләре санын киметү һәм аларның нәтиҗәләре авырлыгын киметү чараларын гамәлгә ашыру турындагы мәсьәләләр каралды.
Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясенең чираттагы утырышын уздырды.
Чара видеоконференцэлемтә режимында төбәкләр губернаторлары – Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе әгъзалары белән уздырылды.
Искәртәбез, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе җитәкчесе.