Алексей Песошин Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясе эшендә катнашты

28.01.2019

Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең тырышлыгы, югары дәрәҗәдә профессиональ булулары аркасында Татарстанда криминал хәл тотрыклы кала. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясе утырышында белдерде.

Утырышта катнашучылар Татарстанның Эчке эшләр бүлекчәләре һәм органнарының 2018 елдагы оператив хезмәт эшчәнлеген карадылар.

Коллегия утырышында шулай ук РФ эчке эшләр министры урынбасары - статс-секретарь Игорь Зубов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан прокуроры Илдүс Нәфыйков катнашты.

Төп докладны ТР буенча эчке эшләр министры Артём Хохорин ясады. Аның сүзләренчә, Казанда футбол буенча ДЧ матчларын уздыру барышында тәртип һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү 2018 елда иң мөһим һәм җаваплы бурычларның берсе булды.

Артём Хохорин узган 2018 елда Татарстанда җинаятьләр 2017 елга караганда 5%ка кимеде, дип билгеләде. Теркәлгән җинятьләрнең гомуми  саны 43,5 мең.

Шәхескә каршы җинаятьләр 10%ка кимегән. Бу категория җинаятьләрнең 92%ы тикшерелгән, шул исәптән үтерүләр 95%, сәламәтлеккә авыр зыян китерү белән бәйле җинаятьләрнең 98%ы тикшерелгән.

Талау нияте белән һөҗүмнәр 20%ка диярлек, автотранспорт куып китү 13%ка кимегән. Бу җинаятьләрнең 90%тан артыгы ачыкланган.

Аның сүзләренчә, караклык саны 30%ка, мошенниклык очраклары - 14,5%, үтерүләр – 11%ка, талау очраклары 7%ка кимегән.

2018 елда Татарстанның эчке эшләр органнары хезмәткәрләре 1 тоннадан артык наркотик һәм психотроп матдәләрне законсыз әйләнештән йолып алган.

Узган елда Татарстанда экстремистик юнәлештәге 34 һәм террорчылык характерындагы 45 җинаять теркәлгән.

Элек кузгатылган 9 җинаять эше буенча хөкем чыгарылган. 9 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган, шул исәптә радикаль оешмалар һәм берләшмәләрнең 4 лидеры һәм 5 актив катнашучысы.

ТР буенча эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан икътисади юнәлештә  2,2 мең җинаять ачыкланган. 832 коррупция җинаяте туктатылган.

Узган елда ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте өлкәсендә 6 млн 58 мең норма һәм кагыйдәләр бозуларны ачыклыйлар. Штрафларны түләмәүчеләргә карата 32,2 мең протокол төзелгән.

Алексей Песошин үзенең чыгышында гражданнарның иминлеген тәэмин итү максатларында республикада заманча техник чаралар актив гамәлгә кертелә, дип билгеләде.

Экстремизм белән көрәш эшчәнлекнең иң мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора, дип ассызыклады ул.

Алексей Песошин искә төшергәнчә, агымдагы елда республикада зур чаралар уздыру планлаштырылган - WorldSkills Kazan-2019 эшче һөнәрләр дөнья чемпионаты һәм ТР Дәүләт Советына сайлаулар.

Моннан тыш, быелгы ел, 2020 елда ТАССР оешуга 100 ел тулуга әзерлекнең төп этабы булырга тиеш.

“Бу чараларның куркынычсызлыгын тәэмин итү аларны уңышлы уздыру дәлиле булып тора”, -дип йомгаклады ТР Премьер-министры.

Коллегия тәмамланганда Алексей Песошин алдынгы хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләрен тапшырды.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.