Алексей Песошин Федерация Советы әгъзалары һәм РФ Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашты

28.01.2019

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген  Федерация Советы әгъзалары һәм Татарстаннан сайланган Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашты.

2018 елда республика икътисадына федераль акчалар җәлеп итү буенча уртак эшчәнлек нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев сөйләде.

Ул хәбәр иткәнчә, расланган лимит күләме 30%ка арткан һәм 117,5 млрд сум тәшкил иткән. Чынлыкта  республикага 115,9 млрд сум акча керде, бу расланган лимитның 98,6%ын тәшкил итә. Шулардан 25 дәүләт программасын һәм 9 федераль максатчан программаны гамәлгә ашыру кысаларында 103,3 млрд сумы программа өлеше.

Республика күп күләмдә федераль акчаларны сәнәгать, мәгариф, транспорт, юл хуҗалыгы, милли икътисад һәм агросәнәгать комплексын үстерүгә алды.

Алексей Песошин үзенең чыгышында билгеләгәнчә, Стратегияләр-2030 кысаларында гамәлгә ашырыла торган чаралар комплексы икътисади активлык үсешен саклап калырга мөмкинлек биргән. 2018 елда тулай төбәк продукты күләме 2,4 трлн  сум тәшкил иткән,төп капиталга инвестицияләр күләме 668,9 млрд сум дәрәҗәсендә бәяләнә.

“2018 елда республика Россия Президентының “май” указларын гамәлгә ашыру буенча барлык бюджет йөкләмәләрен үтәде. Беренче чираттагы һәм социаль әһәмияткә ия чыгымнар бюджеттан якынча 70% тәшкил итте", - дип хәбәр итте ТР Премьер-министры.

Гомумән 2018 ел уңышлы булды, дип ассызыклады Алексей Песошин. Ул Татарстан территориясендә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру буенча башкарма хакимиятнең федераль органнары белән килешү төзүне тизләтергә чакырды.

Бүгенге көндә 47дән барлыгы 8 килешү төзелгән. “Бу юнәлештә эшне көчәйтергә кирәк”, - дип өстәде ТР Премьер-министры.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.