Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә “Чаллы” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлек алып бару турында килешү төзүгә гаризалар карау буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды.
Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды.
Татарстан Республикасы башкаласы Казанда коррупциягә каршы юнәлештәге иҗади конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Конкурслар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә уздырыла. Быел мәктәп укучылары һәм студентлардан 700 дән артык эш килде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Предприятиеләр эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыру. Җитештерүләрне цифрлы трансформацияләү» темасына Татарстан машина төзелеше предприятиеләре Координацион советының 8 нче утырышында катнашты.
Утырышта катнашучылар арасында Чехия Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Витезслав Пивонька, ФРГның Тюрингия федераль җирен Икътисадый үстерү агентлыгы генераль директоры Андреас Края һәм башкалар иде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Машина төзелеше. Метал эшкәртү. Казан"18 нче махсуслаштырылган күргәзмәсен һәм «TechnoСварка» махсуслаштырылган күргәзмәсен ачуда катнашты.
Күргәзмә «Казан ярминкәсе» КҮдә оештырылган.
Тантанада катнашучылар һәм мәртәбәле кунаклар арасында Чехия Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Витезслав Пивонька, ФРГның Тюрингия федераль җирен Икътисадый үстерү агентлыгы генераль директоры Андреас Края һәм башкалар иде.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның массакүләм мәгълүмат чараларында мөрәҗәгате
Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне илебезнең бәйрәмнәр календарендагы мөһим дата – Волонтерлар көне уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин тәкъдиме белән әле күптән түгел генә билгеләнгән бу бәйрәм җәмгыять мәнфәгатьләрендә эшләүче кешеләрнең эчкерсез, игелекле хезмәтен олылауга юнәлтелгән.
Республика волонтерлары бүген ихтыяри хәрәкәт традицияләрен лаеклы дәвам итә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хельсинкига эш сәфәре кысаларында Финляндия Президенты Саули Ниинисте белән очрашты. Очрашуда Россия Федерациясенең Финляндия Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Павел Кузнецов һәм Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов катнашты.
Искәртәбез, 2015 елда Рөстәм Миңнеханов Саули Ниинисте белән очрашкан иде инде.
Бүген Хельсинкига эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ЮИТ» фин төзелеш компаниясе җитәкчелеге белән очрашты һәм яңа проектлар – Tripla шәһәр комплексы һәм Oodi китапханәсе белән танышты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Финляндия икътисад министры Мика Линтиля белән очрашты. Чара ТР Президентының Хельсинкига эш визиты кысаларында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хельсинкида SLUSH конференциясе кырларында Fortum компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.
SLUSH стартаплар конференциясе кысаларында "Сколково" фонды резидентлары белән Татарстан компанияләре Россия экспорт берлеге белән Мәскәү экспорт үзәгенең уртак стендалырнда үз эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. Стендларны тантаналы ачуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.