Рөстәм Миңнеханов MSR Engines генераль директоры Мартин Шула белән очрашты

13.02.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов MSR Engines генераль директоры Мартин Шула белән очрашты. Компания моторлы сёрфлар җитештерә. Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнаштылар. 

Мартин Шула хәбәр иткәнчә, MSR Engines компаниясе Motosurf WorldCup моторлы сёрфлар ярышлары чемпионатын оештыра. 4 елда дөнья кубогы этаплары Монако, Англия, Чехия, Россия (Санкт-Петербург), АКШ, Мексика, Кытай һәм Көньяк Кореядә уздырылган. Ярышларда 80ләп спортчы канашкан. 

Мартин Шула сүзләренчә, Казанда Red Bull Air Race авиаузышы этаплары уңышлы узган. Ул Рөстәм Миңнехановка Татарстан башкаласында мотосёрф чемпионатының бер этабын үткәрергә тәкъдим итте. Татарстан Президенты әлеге ярышлар уздыру мөмкинлеген өйрәнергә йөкләде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.