Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнаша.
Коллегия утырышы 2018 елда Татарстанның агросәнәгать комплексы эше йомгакларына һәм 2019 елдагы бурычларга багышлана.
Чара «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә уза.
Утырыш башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар, шул исәптән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, агросәнәгать комплексы предприятиеләре экспозициясен һәм тәкъдим ителгән авыл хуҗалыгы техникасы үрнәкләрен карадылар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының белешмәләренә караганда, агросәнәгать комплексы һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре күргәзмәсендә Татарстанның һәм Россиянең 320 оешмасы һәм предприятиесе катнаша.
3 нче павильонда авыл хуҗалыгы техникасы куелган, 2 нче павильонда – азык-төлек сәнәгате продукциясе, шул исәптән сөт продуктлары, ит һәм аннан ясалган продукция, колбасалар, балык, икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләр, милли мич ашлары.
Моннан тыш, коллегия башланганчы Рөстәм Миңнеханов «Август» компаниясе генераль директоры Александр Усков белән очрашты. Очрашу барышында үзара файдалы хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар. «Август» – үсемлекләрне саклау өчен химик чаралар җитештерүче һәм сатучы эре Россия компаниясе.