Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының уртак коллегиясе утырышында катнашты. Коллегия утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Россия Президенты каршында Эшкуарлар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Борис Титов һәм башкалар катнашты.
ТР Икътисад министры Фәрит Габделганиев хәбәр иткәнчә, 2018 елда тулаем региональ продукт 2 трлн. 440 млрд. сум тәшкил итте, үсеш темлары 2017 елгыга караганда 101,5 %. Россия Президенты май Указын исәпкә алып киләсе алты елга фаразлар билгеләнде, 2024 елга тулаем региональ продукт үсеше 117,9 % була.
Министр хәбәр иткәнчә, бүген республика 47 федераль проектта катнаша. Аларны гамәлгә ашыруга өч ел дәвамында 48,5 млрд. сум бюджет акчасы юнәлтелде, шул исәптән 34,3 млрд. сум федераль бюджеттан. Бүгенге көнгә федераль министрлыклар белән 34 килешү кабул ителгән.
Республикада 159 мең кече һәм урта эшкуарлык субъекты эшчәнлек алып бара. Аларның әйләнеше 6 процентка артты һәм 1,8 трлн. сумга җитте. Микрозаймнар бирү үзәге эшен дәвам итә. 2018 елда 354 млн. сумлык 219 микрозайм бирелгән.
Фәрит Габделганиев хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә эшкуарлыкка ярдәм итүче 85 инфраструктура объекты гамәлдә, аларның күбесе (54) авылларда һәм кече шәһәрләрдә урнашкан. Быел 10 объект теркәлгән, анда 10 мең яңа хезмәт урыны булдырылган.
ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов чыгышнда билгеләгәнчә, сәнәгать производствосы күләме 2017 елгыдан артты һәм 2 трлн. 818 млрд. сум тәшкил итте, сәнәгать производствосы индексы - 102 %. Сәнәгать производствосы күләмендә нефть чыгару өлеше - 21,9 % (618 млрд. сум). Республикада 36,4 млн. тонна нефть чыгарылган, 2017 елдагыдан 700 мең тоннага артык. "Татнефть" компаниясе 29 млн. тоннадан нефть чыгарды. Кече нефть компанияләре - 7 млн. тонна.
Нефть эшкәртү күләме 17,1 млн. тонна тәшкил итте, 2017 елдагыдан 5 %ка артык. Нефть химиясендә чыгарылган продукция күләме - 441 млрд. сум.
ТР Сәнәгать министрлыгы башлыгы сүзләренчә, узган елда дәүләт оборона заказы кимемәде, киресенчә, артты 16 процентка. 2030 елга оборона сәнәгате предприятиеләре гражданнар продукциясе күләмен 50 процентка җиткерергә тиешләр. Республикада бу күрсәткечләр буенча алдынгы предприятиеләр дә, артта калучылар да бар. Әмма оборона заказы өлеше 90 % һәм аннан артык күләмле предприятиеләр дә бар.
Берәмләп сатуда 2018 елда әйләнеш 917 млрд. сум тәшкил итте, ягъни 106,1 % үсеш. Альберт Кәримов хәбәр иткәнчә, фальсификацияле продукция күләмен киметү максатыннан, хәзерге вакытта продукцияне өзлексез маркировкалау системасы бурчы актуаль.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, бүген төбәк алдында чималсыз экспорт өлешен арттыру бурычы тора. 2024 елда әлеге күрсәткечне 2,4 кат арттырырга кирәк. Бүгенге көнгә Татарстан экспорты күләменнән әлеге продукция өлеше 3,5 % кына тәшкил итә. "Җитештерелгән продукциянең конкурентлыкка сәләтлелеген арттырырга кирәк, яңа тышкы базарлар табарга", - диде ТР Президенты.
Ул республика икътисадына инвестицияләр җәлеп итү һәм эшлекле мохитне үтерүгә дә тукталды. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстанның дүрт шәһәре алгарышлы үсеш территоирясе статусын алдылар. Әмма резидентлар җәлеп итү эше әкрен бара.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан берничә ел Россия төбәкләрендә инвестицион климат торышы буенча илкүләм рейтингы лидеры булды, әмма 2017 елда өченче урынга төште. Төп сәбәпләрнең берсе - бизнеска административ басым булуы. "Без һәрвакыт бу теманы күтәрәбез, атна саен районнарда вәзгыять карала, эшкуарлар беләночрашабыз. Ләкин биредә безнең күзәтчелек органнары, муниципалитетлар җитәкчелеге турында сүз бара. Без бизнеска ачык булырга тиеш", - диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстанда потенциаль инвесторларга инвестицион мөмкинлекләр күп.