ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов: Иде буе федераль округында авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме буенче без тотрыклы рәвештә беренчеләр

13.02.2019

2018 елда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы продукциянең тулаем күләме 376 млрд. сум тәшкил итте, ягъни тулаем региональ продукт күәменнән 13,3 %. Шул исәптән азык-төлек сәнәгате - 160 млрд. сум, авыл хуҗалыгы - 216 млрд. сум. Бу хакта бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрылыгының йомгаклау коллегиясендә ведомство башлыгы Марат Әхмәтов хәбәр итте. 

Коллегия утырышы Татарстан агросәнәгать комплексы эшенең 2018 елдагы нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычларына багышланды. 

Чара "Казан Экспо" халыкара күргәзмә үзәгендә зурлап үткәрелде. 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин да катнашты.

Марат Әхмәтов чыгышында билгеләгәнчә, авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләмендә (216 млрд. сум) үсемлекчелек - 101,7 млрд. сум тәшкил итә, терлекчелек - 114,3 млрд. сум. 

"Иде буе федераль округында авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме буенче без тотрыклы рәвештә беренчеләр. Авыл хуҗалыгы җирләренең 10 % на икеләтә артык продукция алабыз. Әмма илдә без беренчелекне Белгород өлкәсенә бирдек", - диде ул. 

Министр сүзләренчә, авыл хуҗалыгы производствосы нәтиҗәлегенә бәяләр һәм һава торышы тәэир итә. Бу безнең финанс күрсәткечләргә җитди рәвештә тәэсир итә. "2018 елда акчалата керем 100 млрд. сумнан артты, табыш - 8 млрд. сум тирәсе, рентабельлек - 9,5 % - болар барысы узган ел дәрәҗәсендә", - диде Марат Әхмәтов. 

Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы хезмәткәрләрне җәлеп итүдә хезмәт хакы ролен билгеләп үтте: "22,8 мең сум хезмәт хакы белән, уртача икътисадта 34 мең булганда, авылда хезмәтне абруйлы итеп булмый, - диде ул. - Ә 15 мең түләсәң, кеше калмый да. Берингә дә карамый, безгә киләсе ике елда аена 30 мең сум хезмәт хакы түли башларга кирәк". 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.