Владимир Путин Минтимер Шәймиевкә Болгар һәм Свияжскны яңарту проектын гамәлгә ашырган өчен рәхмәт белдерде

12.02.2019

Бүген Иннополиска эш сәфәре  кысаларында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. 

Россия Президенты Минтимера Шәймиевкә Свияжск утрау-шәһәрен һәм  Борынгы Болгарны яңартуның комплекслы проектын гамәлгә ашырган өчен рәхмәт белдерде. Искәртәбез, борынгы ядкярләрне торгызу 2010 елда башланды. 2014 елда – Болгар тарихи-археология комплексын, 2017 елда Свияжск утрау-шәһәренең Успенье соборын һәм монастырен ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү бу эш нәтиҗәләрен халыкара дәрәҗәдә тану булды. 

Минтимер Шәймиев үз чиратында Владимир Путинга проекта төрле яклы ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт әйтте. Ул дәүләт башлыгына Хәйриячеләр китабының 9 нчы томын бүләк итте, анда Россия Федерациясе Президенты исеме дә бар. 

Шулай ук Владимир Путин Минтимер Шәймиевның Болгар ислам академиясен оештыру буенча мөһим проектка керткән өлешен дә билгеләп үтте. Россия Президенты хәбәр иткәнчә, күптән түгел Кыргызстан башлыгы Сооронбай Жәәнбәков белән очрашуда бу академиядә Кыргызстан дин әһелләрен укыту мөмкинлеге турында фикер алышканнар. Владимир Путин Рөстәм Миңнехановтан һәм Минтимер Шәймиевтан бу эшне җайга салуны сорады.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.