Россия Президенты регионнарга иҗтимагый киңлекләрне үстерүдә Казан тәҗрибәсенә нигезләнергә тәкъдим итте

12.02.2019

Алты елда Россиядә 30 меңнән артык иҗтимагый киңлекләр яңартылачак: парклар, скверлар, яр буе урамнары, җәяү йөрү зоналары. Әлеге эштә иң яхшы дөнья тәҗрибәләренә, үз тәҗрибәбезгә, шул исәптән Мәскәү һәм Казан, башка футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын кабул иткән шәһәрләр тәҗрибәләренә нигезләнергә тәкъдим итте. Бу хакта Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин бүген халык тормыш шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр тирәлеге булдыру буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумының киңәйтелгән утырышында белдерде.

Чара Иннополиста узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.  

Владимир Путин билгеләгәнчә, хәзер төзелеш тармагында зур үзгәрешләр бара, тирән реформалаштыру этабы уза. 1 июльдән торак төзелешен финанслауның яңа схемасы гамәлгә кертелә. Банклар роле арта, алар конкрет проектларга кредит бирәчәк, шулай ук төзелеш барышын контрольдә тотачаклар. РФ Президенты Хөкүмәт һәм Үзәк банк игътибарын төзүчеләр һәм кредит оешмалары белән эшне төгәл координацияләргә кирәклегенә юнәлтте, бөтен механизмнарны көләргә кирәк, тармакның бу схемага күчүе тигез барсын, банкларның төзүчеләргә кредит бирергә теләкләре булсын. 

"Бизнес һәм гражданнарда курку бар, проектлы финанслауга күчү комплекслы төзелешкә начар тәэсир итә ала, социаль инфраструктура объектларын сафка кертүдә проблемалар була ала, төзүчеләргә бу эшне башкару авыр булачак, ресурслар җитмәскә мөмкин. Чөнки социаль инфраструктура төзелешенә, белгәнегезчә, яңа кагыйдәләр буенча гражданнар акчасын җәлеп итү тыела. Әлбәттә, сезнең бу темага фикерегезне ишетәсем килә", - диде дәүләт башлыгы. 

Россия Президенты ассызыклаганча, төзелеш секторының даими үсеше нигезе - торакка ихтыяҗның тотрыклы булуы. Шуңа күрә ипотека базарындагы вәзгыятькә аеруча игътибар итәргә кирәк. Ипотекаларга ставкалар үсеше турында хәбәр ителгән иде, диде Владимир Путин, әмма бу кыска вакытлы һәм бер кат кына күзәтелгән нәтиҗә. "Бүгенге көнгә башкача уйлауга нигез юк. Әмма игътибар белән күзәтергә кирәк һәм тиешенчә базарны стимуллаштырыга", - диде ул. 

РФ Президенты шулай ук иҗтимагый киңлекләрне үстерүгә яшь архитекторлар, проектлаучлырны җәлеп итәргә кирәклеген ассызыклады, аерым алганда, "Архитекторы.РФ" программасын тәмамлаучыларны. "Ләкин иң мөһиме - шәһәр мохитен формалаштыруда гражданнар катнашуы. Кешеләргә шәһәрләре һәм поселоклары нинди булуын ышандырырга кирәк", - диде Владимир Путин. 

Шуннан доклад белән Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.