Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочидагы инвестицион форум кысаларында "Шәһәрдәге уңай мохит икътисады" темасына үткәрелгән ВЭБ.РФ сессиясендә катнашты.
Сессия модераторы Внешэкономбанк Рәисе Игорь Шувалов булды, баштан ук ул Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишманга кайчан һәм ничек ул иҗтимагый киңлекләрне системалы төзекләндерергә кирәк дип хәл итте дип мөрәҗәгать итте.
Татарстан Президенты билгеләгәнчә, 2014 елда Казандагы Горький исемендге үзәк мәдәният һәм ял паркын төзекләндерү әлеге эшкә этәргеч бирде. "Мине казанлыларның уңай тәэсире гаҗәпләндерде - бу көтелмәгән хәл булды. Кешеләр ихластан һәм күпләп болай төзелгән социаль инфраструктура объектлары өчен дә, башка гамәлгә ашырылган проектлар өчен дә рәхмәт әйткәннәре юк иде. Паркларны төзекләндерүдән социаль яктан нәтиҗә зур булуы аңлашылды, - диде ул. - шул ук елны без республикада иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү буенча максатчан программаны гамәлгә ашырырга булдык, ә инде киләсе 2015 елны Парк һәм скверлар елы дип игълан иттек".
"Моңарчы Россиядәге җирле хакимият парклар белән шөгыльләнгәне юк иде диярлек, бәлки Мәскәүдә генә. Башкалада мин Наталия Фишман белән таныштым, ул ышандырып иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү нәтиҗәләре турында сөйләде, озак та үтмәде аңа минем ярдәмчем булырга һәм бездә программаны башларга тәкъдим иттем", - диде Рөстәм Миңнеханов һәм Наталия Фишманга сүз бирде. ТР Президенты ярдәмчесе Татарстанда иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү тәҗрибәсе, архитекторлар мәктәбе, ведомствоара багланышлар, киңлекләрне вакыйгалар белән баету турында хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, төзекләндерү эше социаль киеренлкелекне бетерү өчен бер кат кына эшләнә торган эш түгел. Территорияләрне төзекләндерү икътисадый мәсьәләләрне генә түгел, ә социаль мәсьәләләрне дә хәл итә. Программаны гамәлгә ашыру территорияләрне яңартуга юнәлдерелгән яңа производстволар ачуга этәргеч тә булды. Әйтик, кече архитектур формалар производстволары.
"Бик күп территорияләрне төзекләндерү өлкәсендә эшләүче Татарстан компанияләре продукцияләрен башка төбәкләргә сата. Парклар, скверлар һәм яр буе урамнары кече һәм урта бизнесны җәлеп итә башлавын күрәбез. Анда ашату нокталары, спорт инвентарен прокатка бирү урыннары һәм башка урам сәүдәсе оеша. Еш кына бу яшь, эшне яңа башлаган эшкуарларны җәлеп итә", - диде Рөстәм Миңнеханов, мисал итеп Лаеш, Тәтеш, Түбән Кама һәм башка шәһәрләрне китерде. Анда туристлар саны арткан, мегаполисларга китүче кешеләр саны кимегән.
Ахырда Татарстан Президенты аеруча ассызыклаганча, территорияләрне төзекләндерү формаль проектлар белән генә чикләнергә тиеш түгел. Татарстан өчен төзекләндерү комплекслы эш, профессоналларга инвестицияләү һәм кешеләрнең яшәү территоирясен кахшырту өчен алар белән элемтә ул.
Игорь Шувалов Татарстан Президентына Казанда Стрелка консалтинг компаниясе үрнәгендә архитектура бюросы оештырырга тәкъдим итте, ул Наталия Фишман җитәкчелегендә бөтен Россия территориясендә проектларны гамәлгә ашыра алыр иде.