Әсгать Сәфәров Арчада хәрби интернационалистлар һәйкәленә чәчәкләр салды

15.02.2019

Арчада Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров хәрби интернационалистлар һәйкәленә чәчәкләр салды.

Бу чара совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан узды.

“Әфганстан сугышы безнең дәүләт тарихына мәңгегә язылып куелган. Үлем куркынычы булуга карамастан, әфган җиренә тынычлык алып килергә омтылган егетләрнең батырлыгы турында һәрвакыт истә тотачакбыз”, - диде Әсгать Сәфәров.

Бу чара кысаларында  хәрби интернационалистларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, кораллардан залп бирелде.

Искә алу тантанасында  хәрби интернационалистлар, Арча районы әфганчыларының иҗтимагый оешмасы вәкилләре һәм башка сугышларда катнашкан  “Хәрби бердәмлек” вәкилләре катнашты.

 


ТР Президеты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.