Бүген иртән Красная полянада «Галактика» КККда Россия инвестицион форумында катнашучылар– «Феникс» (Россия Федерациясе Хөкүмәте җыелма командасы) һәм «РИФ» (Россия инвестицион форумында катнашучы бизнесменнарның җыелма командасы) арасында хоккей буенча гала-матч узды. Матч «Росконгресс» фонды ярдәме белән оештырылган.
«Феникс» командасының капитаны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов иде.
«РИФ» командасының капитаны – «Газпром» ГАҖ идарәсе рәисе урынбасары Александр Медведев.
«Феникс» командасы өчен тагын Россия Транспорт министры Евгений Дитрих, РФ Ерак Көнчыгышны үстерү министры Александр Козлов, РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Соколов һәм башкалар уйнады.
Гала-матчта «Феникс» командасы 7:4 исәбе белән җиңү яулады.