Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Россия Федерациясе субъектлары башлыклары белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Очрашу Сочида Россия инвестицион форумы кысаларында узды.
Очрашу барышында Россия Федерациясе Хөкүмәте алдан үсеш территорияләре булдыру турында Рәисе әле генә берничә карар имзалануын хәбәр итте, шулар арасында «Менделеевск» АҮТ дә бар.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2019 елның 12 февралендәге №123 карары нигезендә «Менделеевск» алдан үсеш территориясе булдырылачак, бу шәһәрнең икътисадын диверсификацияләүгә, шәһәр барлыкка китерүче предприятиегә бәйлелекне киметүгә, шәһәрнең инвестицияләр җәлеп итүен арттыруга, яңа эш урыннары булдыруга ярдәм итәчәк.
«Менделеевск» АҮТ чикләре, икътисадый эшчәнлек төрләре, резидентларның минималь капитал салулар күләме билгеләнгән.
Хәзерге вакытта 15 инвестицион проектны гамәлгә ашыру турында килешүләр төзелгән.
Төгәлрәк Россия Федерациясе Хөкүмәте рәсми сайтында - http://government.ru/docs/35742/