Татарстан Бөтенроссия иң яхшы практикалар һәм инициативалар конкурсында 3 номинациядә җиңүче дип танылды

14.02.2019

Бүген Россия Инвестицион Форумы кысаларында Россия Федерациясе төбәкләрен социаль-икътисадый үстерүнең иң яхшы практикалары һәм инициативалары бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды, конкурс «Яңа проектларны алга сөрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» КАБО инициативасы буенча һәм ярдәме белән уздырыла. 

4 финалистан конкурста Татарстан Республикасыннан 3 проект җиңүче итеп танылды:

- «Татарстан Республикасы халкының социаль регистры» дәүләт мәгълүмат системасы проекты – «Социаль өлкәдә хезмәт күрсәтүләрнең һәркемгә мөмкин булуын тәэмин итү» номинациясендә;

- «Ачык Казан» проекты – «Төбәкнең мәгълүмат-технологик потенциалын үстерүгә юнәлгән шартлар тудыру» номинациясендә;

- «Visit Tatarstan» рәсми туризм бренды проекты – «Төбәкнең туризм потенциалын үстерү» номинациясендә.

Җиңүче кубокларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Мутко тапшырды. 

2018 елда барлыгы Татарстан Республикасыннан конкурста катнашу өчен 8 номинациядә 24 проект җибәрелгән.

Искәртәбез, конкурс максаты – Россия Федерациясе субъектлары территориясендә социаль- икътисадый үсешнең иң яхшы практикаларын һәм инициативаларын  (проектларын) табу, сайлап алу, чагылдыру һәм ишәйтү аша социаль-икътисадый проблемларны хәл итүдә ярдәм күрсәтү.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте