Сочида Татарстан Республикасы Хөкүмәте, «Россия Турыдан-туры инвестицияләр фонды идарәче компаниясе» АҖ һәм «Филлипс» ҖЧҖ арасында Үзара аңлашулар турында меморандум имзаланды

14.02.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу көннәрдә Сочи шәһәрендә узучы Россия инвестицион форумының пленар утырышында катнашты. «Уңыш факторлары: идеяләр, кадрлар, компетенцияләр» темасына Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев чыгыш ясады һәм «Илкүләм проектлар: стратегиядән гамәлләргә» форумын ачты. 

Пленар утырыш хезмәттәшлек турында берничә килешү һәм меморандум имзалау белән тәмамланды. Шул исәптән Россия Турыдан-туры инвестицияләр фонды гендиректоры Кирилл Дмитриев, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Филлипс» ҖЧҖ гендиректоры Максим Кузнецов Дмитрий Медведев барында Татарстан Республикасы Хөкүмәте, «Россия Турыдан-туры инвестицияләр фонды идарәче компаниясе» АҖ һәм «Филлипс» ҖЧҖ арасында Үзара аңлашулар турында меморандум имзаладылар, ул медицина өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерүне күз алдында тота. Татарстан өчен республика территориясендә атом-төш медицина кластерын булдыру буенча уртак проектларны гамәлгә ашыру перспектив санала. Искәртәбез, бу мәсьәлә турында Рөстәм Миңнеханов быел Давос Бөтендөньик форумы кысаларында Royal Philips компаниясенең халыкара базарлар буенча директоры Хенк де Йонг белән фикер алышкан иде инде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте