Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эш сәфәре кысаларында Чаллы предприятиеләре һәм компанияләре продукциясе күргәзмәсе белән танышты.
Эш сәфәренең максаты – 2018 елда Чаллыны социаль-икътисадый үстерү йомгакларына һәм 2019 елдагы бурычларына багышланган «Чаллы шәһәре» муниципаль берәмлеге Советының 30 нчы утырышында катнашу.
Күргәзмә балалар һәм яшьләр иҗаты шәһәр сарае алдындагы мәйданчыкта оештырылган иде.
Фибробетон дивар панельләре һәм автоклав газобетон җитештерүче «Штайнблок» компаниясе продукциясе беренче мәртәбә күргәзмәгә куелган иде.
Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-Мастер» спорт командасы вәкилләре белән дә сөйләшеп торды.
Күргәзмәдә «КАМАЗ» ГАҖ, «Чаллы» АСИҮТ предприятиеләренең, мәгариф учреждениеләренең, «КИП «Мастер» сәнәгать паркының инновацион проектлары, эшләнмәләре, технологияләре тәкъдим ителгән. Экспонентлар арасында пластик әйберләрне металлаштыру белән шөгыльләнүче Termata компаниясенең технологик җайланмасы да бар иде.
«Чаллы» АСИҮТ зур стенд әзерләгән, анда автоградның соңгы өч елдагы сәнәгать өлкәсендәге төп күрсәткечләре күрсәтелгән.
Берьюлы берничә экспозиция Татарстан Республикасында Эшче һөнәрләре елы уңаеннан куелган.
Мәгариф учреждениеләре укучыларның инновацион проектларын тәкъдир иткән. Эшләнмәләрнең берсе – В.Д. Поташов ис. Техник колледжның 3 нче курс студенты Дамир Моффаззаловныкы – детальләрне эшкәртү буенча роботлаштырылган комплекс проекты.
Чаллы политехника колледжы студентлары үзләре җыйган мотоциклны куйганнар. Студентлар «Металлоконструкцияләр җитештерү» компетенциясе буенча WorldSkills форматында һөнәри осталыкта катнашканнар.
Күргәзмәдә шулай ук 36 нчы инновацион технологияләр лицее, Е.Н. Батенчук ис. Кама төзелеш колледжы, Л.Б. Васильев ис. Кама дәүләт автомеханика техникумы укучылары да үз техник иҗат казанышларын тәкъдим иткәннәр.
Азакта Рөстәм Миңнеханов һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев «Мастеровые» рус драма театры, Курчак театры, Татар драма театры артистлары белән истәлеккә фотога төштеләр.