Рөстәм Миңнеханов Чаллыда эш сәфәрендә

25.02.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәренә килде.  

Максаты – 2018 елда Чаллыны социаль-икътисадый үстерү йомгакларына һәм 2019 елдагы бурычларына багышланган «Чаллы шәһәре» муниципаль берәмлеге Советы утырышында катнашу.  

Килүгә үк Рөстәм Миңнеханов,Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм башка рәсми затлар белән бергә, берничә җитештерү мәйданчыгында һәм объектта булды.   

Беренче объект – «КАМАЗ» ГАҖның Пресс-рама заводы. Монда «Яңа модельләр рәте «КАМАЗ» автомобильләре өчен алюминийдан ягулык бакларын туплау» проекты гамәлгә ашырыла. Проект 2017 елның декабрендә старт алган. Компания Австриядән алюминий баклар кертүдән баш тартырга тели. Тагын коеп эшләнгән корыч ягулык савытлары да җитештерү планлаштырыла.   

Моннан тыш, бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» ГАҖ двигательләр заводының уку-технология комплексында да булды.

Эш сәфәре  барышында Татарстан Республикасы Президенты шулай ук Россия ЭЭМның Чаллы шәһәре буенча идарәсенең 1 нче «Автозавод» полиция бүлеген карап чыкты. Монда төзелеш һәм эчке эшләр башкарылган, шул исәптән электр үткәргечләр, җылыту, канализация һәм су белән тәэмин итү инженер системалары яңартылган.

Рөстәм Миңнеханов дежур частен, гражданнарны кабул итү барышында шул бүлмәләрне карап чыкты. Аңлатмаларны Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ министры Артем Хохорин биреп барды. 

Аннары балалар һәм яшьләр иҗаты шәһәр сарае мәйданчыгында 2018 елда Чаллыны социаль-икътисадый үстерү йомгакларына һәм 2019 елдагы бурычларына багышланган «Чаллы шәһәре» муниципаль берәмлеге Советы утырышы башланды. Аңарчы Рөстәм Миңнеханов Чаллы предприятиеләре һәм компанияләре продукциясе белән дә танышты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.