Бүген «Газпром трансгаз Казань» ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә Татарстанда йортлардагы һәм фатирлардагы газ җиһазларын куркынычсыз эксплуатацияәүгә бәйле төп мәсьәләләр турында хәбәр итте.
Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры вазифасын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.
Компания абонент белән килешү нигезендә 1,4 млн чамасы фатирга һәм торак йортта газ җиһазларын ремонтлый, хезмәт күрсәтә. «Газпром трансгаз Казань»ҖЧҖ нән тыш, төбәктә тагын 294 махсус оешма эшли. Рәфкать Кантюков сүзләренчә, бу оешма хезмәткәрләренең квалификациясе түбән, аларның эшчәнлеген контрольдә тоту механизмы норматив документларында тиешлечә теркәлмәгән.
Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт торак инспекциясен һәм прокуратураны сервис компанияләренә аеруча игътибар итәргә һәм эшләре сыйфатларына игътибар итәргә өндәде. «Газ белән бәйле һәр җиһаз җимерүгә китерергә мөмкин. Бигрәк тә тиешле квалификациягә ия булмаган кешеләрне эшкә җәлеп иткәндә. Бу темага карата катгый булырга кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Рәфкать Кантюков соңгы вакытта йорт хуҗалары газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүдән баш тарту очраклары ешаю турында әйтте. Узган елда 8 мең 411 клиентның газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтеп булмавын сөйләде.
Газ корылмаларының срогы чыгу сәбәпле алыштыру мәсьәләсе кискен тора. Якынча исәпләүләр буенча, 123 меңнән артык газ плитәсе, 31 меңнән артык газ колонкасы һәм 15 меңнән артык җылыту казанын алыштырырга кирәк. Рәфкать Кантюков газ җиһазларын бары тик белгечләрне җәлеп итеп кенә алыштырырга кирәклеген искәртте.