Рөстәм Миңнеханов Кукмара районындагы янгын турында: Балалар үлеме - бик зур фаҗига

23.02.2019

Ел башыннан республикада 570 янгын булган. Барлыгы 39 кеше һәлак булган, бу узган елның шул ук чорыннан 2,6 катка артык. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин чыгыш ясады.

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры вазифасын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты. 

"Кичә генә республика территориясендә өч янгын теркәлгән, анда алты кеше, шул исәптән ике бала һәлак булган", - диде министр. 

"Янгында балаларны югалту - бик зур фаҗига", - дип ассызыклады ТР Президенты. Ул билгеләгәнчә, ата-ана балаларны әбигә калдырган, үзләре район үзәгенә киткәннәр. "Шуңа күрә электрон хезмәт күрсәтүне гамәлгә кертергә кирәк, кешеләргә документ алу өчен дистәләгән километр ераклыкка йөрергә кирәкмәсен өчен. Кешеләргә читтән торып хезмәт алу мөмкинлеге турында сөйләргә, бу система белән эшләргә өйрәтергә кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Янгында һәлак булу очраклары 16 районда арткан. Үлүчеләрнең күбесе Казанда, Питрәч һәм Аксубай районнарында, диде Рафис Хәбибуллин.

Министр сүзләренчә, янгынның төп сәбәбе - ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларын дөрес файдаланмау, мичләр һәм морҗалар дөрес куелмау. Моны булдырмас өчен, ул профилактика төркемнәрен арттырырга, алар составына полиция, җирле үзидарә, социаль яклау хезмәте вәкилләрен кертергә тәкъдим итте. Халыкка янгын куркынычсызлыгы чаралары турында сөйләргә кирәклеген дә искәртте. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.