Рөстәм Миңнеханов: Саба районы эшкуарлыкны үстерү өчен конкурент өстенлекләргә ия

25.02.2019

Саба районы эшкуарлыкны үстерү өчен мөһим конкурент өстенлекләргә ия Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елда муниципалитетның социаль-икътисадый үсешенә багышланган Саба районы Советы утырышында хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Саба районы икътисадында кече һәм урта эшкуарлык өлеше 35%ка җиткән. «Сезнең бу күрсәткечне 50 процентка җиткерерлек мөмкинлекләрегез бар. Сезнең өчен Казан белән ике ара бер сәгатьлек юл. Район аша тимер юл линиясе уза, ике тимер юл станциясе – Шәмәрдан һәм Иштуган бар. Бу мөмкинлеклекләрдән булдыра алган кадәр файдаланырга, инвесторларны җәлеп итәргә, җирле эшкуарларга ярдәм күрсәтергә кирәк», - диде Татарстан Президенты.

«Минемчә, һәр территория үзҗитешле булырга тиеш. Предприятеләрне булдыру белән бергә, продукцияне алга сөрүдә һәм бизнесны үстерүдә ярдәм күрсәтергә кирәк. Моннан тыш, эшкуарлык эшчәнлеге өчен кешеләрне укытырга һәм электрон сәүдә системасын активрак кертергә кирәк», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанда авылларга ярдәм күрсәтүгә зур игътибар бирелә. Быел республикада 40 программа гамәлгә ашырылачак, шуларның яртысыннан артыграгы авылларны һәм кече торак пунктларын үстерүгә юнәлә. Быел Саба районы 25 программада катнашачак.

Татарстан Президенты районның мәгариф өлкәсендәге югары күрсәткечләрен билгеләп үтте. Республика рейтингында Саба районы беренче бишлеккә керә. «Бүген без аграр колледжның яңа бинасын ачтык. Уку йорты заман таләпләренә туры килә, югары квалификацияле кадрлар әзерләү өчен кирәкле җайланмалар белән җиһазландырылган. Бу колледжда әзерләнүче белгечлекләр халыкара стандартларга туры килә. Бу да – сезнең  конкурент өстенлегегез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов чыгышында хәбәр иткәнчә, алдагы елларда муниципалитет территориясендә ел саен 18 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Быел исә бу күрсәткеч 23 меңгә җиткерелергә тиеш.  

«2019 елда җирле бюджеттан күп балалы гаилә балаларын мәктәптә ашату өчен 4 млн сумнан артык акча бүлеп биреләчәк».

Рәис Миңнеханов искәрткәнчә, шул көннәрдә Россия Икътисад министрлыгы «Саба» индустриаль паркын булдыру турындагы гаризаны хуплаган. Быел бу мәйданчыктагы инфраструктураны үстерү һәм резидентлар җәлеп итү эшен активлаштыру планлаштырыла. Алда «Иштуган» сәнәгать мәйданчыгын үстерү буенча зур эш тора, монда тагын фибролиттан панельләр җитештерү һәм аш-су приборлары чыгару буенча предприятие ачарга ниятлиләр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.