Рөстәм Миңнеханов ВКонтакте социаль челтәренең Татарстандагы төбәк вәкиле белән очрашты

07.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ВКонтакте социаль челтәре вәкилләре белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев, Татарстан Республикасы Президентының Мәгълүмат-аналитика идарәсе башлыгы Айдар Сәлимгәрәев тә катнашты.

Элегрәк ВКонтакте Казанда төбәк вәкилләре программасын эшләтеп җибәрү турында белдергән иде. Эксперименталь программа кысаларында компания вәкилләре медиа кулану һәм конкрет төбәктә контент булдыру үзенчәлекләрен анализлаячаклар.  

ВКонтакте челтәренең Татарстандагы төбәк вәкиле Диләрә Махиянова булды, моңарчы ул республикадагы төрле проектларга җәлеп ителгән иде, социаль челтәрләрдә рәсми сәхифәләр белән эшләде. «Аның республика турында яхшы мәгълүматы, тәҗрибәсе, эшләнмәләре бар. Шуңа күрә ВКонтакте аны сайлаган», - диде Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев. 

Татарстан Республикасы Президентына хәбәр ителгәнчә, бүген «Казан Арена» стадионында ВКонтакте командасы җирле авторлар белән очрашачак, анда соцчелтәрнең яңа вәкиле тәкъдир ителәчәк һәм киләчәк хезмәттәшлек планнары каралачак.  

Казан эксперименталь проект эшләячәк икенче шәһәр булды. ВКонтакте челтәренең беренче вәкиллеге Екатеринбургта ачылган иде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.