ЮНЕСКО генераль директоры Одри Азуле Казанга килде

06.03.2019

Бүген кич ЮНЕСКО генераль директоры Одри Азуле Казанга килде. “Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев каршы алды.

Иртәгә ЮНЕСКО генераль директоры Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ЮНЕСКО кафедраларының Бөтенроссия конгрессында катнашучылар белән очрашачак. “Мәдәни мирас: борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрлеге” проектын гамәлгә ашыруның нәтиҗәләре һәм полилингваль мәктәп булдыру проекты белән танышачак.

Шулай ук Одри Азуленың  “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” конкурсы нәтиҗәләре тантанасында катнашуы планлаштырыла.

Одри Азуле өч көнгә Россия Федерациясенә килгән, шул сәфәре кысаларында Татарстанга да килде. Мәскәүдә ул Россия Президенты Владимир Путин белән очрашкан.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте