Рөстәм Миңнеханов Россия-Чехия бизнес-форумында: Без Чехия бизнесын һәм капиталын Татарстанга җәлеп итәргә телибез

06.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия-Чехия бизнес-форумында катнашучыларны Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек итәргә чакырды. Форум Россия-Чехия сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләренә, аларның бүгенге торышына һәм перспективаларына багышланды.

Форум Прагада (Муниципаль йорт) Россия Федерациясе-Чехия Республикасы икътисадый, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссиясе кысаларында узды. 

Форум барышында Чехия Сәнәгать һәм сәүдә министры Марта Новакова,   торговли Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм башкалар чыгыш ясады.

Форумның модераторы – Чехия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының икътисадый сәясәт бүлеге директоры Мартин Поспишил.

Шулай ук Чехия Икътисадый палатасы президенты Владимир Длоуга, Ульяновск өлкәсе губернаторы С.И. Морозов, Чехия Сәнәгать берлеге президенты Ярослав Ганак та чыгыш ясадылар.

Денис Мантуров белдергәнчә, Россия үзара файдалы диалогны үстерү ягында  нык тора. Бу хезмәттәшлек өчен перспективалар ача. Илләребез бизнесы күптән бер-берсенә таба юл салды, диде Денис Мантуров, ышанам, киләчәктә дә шулай булачак. Моңа мисал – үзара товар әйләнешенең 17%ка артуы.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында Россия һәм Чехия җитәкчелегенә уртак проектларны һәм инициативаларны хуплаган өчен рәхмәт белдерде.

«Без Чехия бизнесын һәм капиталын Татарстанга җәлеп итәргә телибез һәм үзара файдалы багланышларны киңәйтүгә шат булачакбыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Чехия Республикасы – Татарстанның әйдәүче партнерларыннан берсе. Үткән ел Татарстан-Чехия товар әйләнеше 41%ка артты һәм 632 млн АКШ доллары булды».  

Рәсми контактлар һәм эшлекле даирәләрнең визитлары хезмәттәшлекне үстерүгә яхшы этәргеч булып тора, диде Татарстан Президенты. 

20 елдан артык инде Прагада Татарстан вәкиллеге эшләп килә. Хезмәттәшлекнең яхшы механизмы – Чехия Республикасы белән Татарстан арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне җайга салу буенча эш төркеменең уртак эше, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. 

Казан белән Прага арасындагы турыдан-туры һава юллары эшлекле һәм туристик алмашуларга ярдәм итә, шулай ук республикада Чехиянең виза үзәге эшләп килә. 

«Татарстан-Чехия хезмәттәшлеген үстерүдә безнең Чехия җитәкчелеге, министрлары, Хөкүмәт әгъзалары белән очрашуларыбыз – мөһим ярдәм, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – илчелекләребез һәм сәүдә вәкиллекләребез дә бу өлкәдә зур таяныч».

Сәнәгатьне модернизацияләү, автомобильләр төзелеше, станоклар төзелеше, сәламәтлек саклау, агросәнәгать комплексы  – бу юнәлешләрдә хезмәттәшлек перспективалары бар, диде Рөстәм Миңнеханов.

 Рөстәм Миңнеханов форумда төбәк икътисады турында сөйләде.    

Без Чехия компанияләренең Россиядә эшләр өчен безнең республиканы старт мәйданчыгы итеп сайлауларын телибез, диде Татарстан Президенты. 

Сезне Татарстан белән хезмәттәшлеккә чакырабыз, дип тәмамлады Рөстәм Миңнеханов чыгышын.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.