Рөстәм Миңнеханов Прагада 11 нче Россия-Чехия хөкүмәтара комиссия утырышында катнашты

06.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе-Чехия Республикасы икътисадый, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча 11 нче хөкүмәтара комиссия утырышында катнашты.

Чара Прагада узды. 

Утырышны  Россия Федерациясе-Чехия Республикасы икътисадый, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссиясе рәистәшләре - Чехия  Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Марта Новакова ачты. 

Россия Федерациясе-Чехия Республикасы икътисадый, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссиясе рәистәшләре – Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров үз чиратында Чехия Республикасына Россия инвестицияләре артуын ассызыклады. Аның сүзләренчә, 2018 елда Чехия икътисадына инвестициләр күләме 1,8 млрд. доллар тәшкил итте. Россиягә Чехия инвестицияләре күләме шул ук чорда 465 млн. доллар тәшкил итте. 

Без багланышлар үстерүне дәвам итәчәкбез һәм Чехия компанияләрен Россия икътисадында сәламлибез, диде Денис Мантуров. Аның сүзләренчә, Россия компанияләре Чехия территориясендә производстволар урнаштыруны уңайлы күрә. 

Россия сәнәгать һәм сәүдә министры билгеләгәнчә, 2018 елда Чехия бизнес даирәләренең алты делегациясе Россиядә булды - шул исәптән Свердловск, Ярославль өлкәләренә. Бүген Ульяновск өлкәсенең Прагада вәкиллеген ачу турында килешүне имзалау көтелә.

Денис Мантуров туристлар саны артуын да ассызыклады. Гомумән без багланышларыбыз өлкәләрендәге бөтен мәсьәләләрдә үсеш булуын күрәбез, диде Мантуров. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышында ике ил җитәкчелегенә хезмәттәшлекне региональ дәрәҗәдә арттыруга игътибар итүләре өчен рәхмәт белдерде. "Без дәүләтләребезне бәйләүче нәтиҗәле боҗра булырга телибез, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Узган елда Татарстан-Чехия товар әләнеше күләме 41 процентка артты һәм 632 млн. доллар тәшкил итте. Без төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек итәбез, Чехия компанияләре республикабызда уңышлы эш алып баралар; Прагада Татарстан вәкиллеге эшли; Чехия Республикасы белән Татарстан арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне координацияләү буенча эш төркеме бар". 

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Казан белән Прага арасында авиаэлемтә дә бар. 

Татарстан белән Чехия нефть химиясе, энергетика, машина төзелеше, станоклар төзү, автомобиль төзелеше, дару җитештерү һзм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек итә. 

Карловы Вары шәһәрендә Татарстан компаниясе ачкан "Ульрика" отеле төзекләндерелүдән соң ачылырга тиеш. 

Шулай ук уртак проектлар арасында - «Аквакомп Хард» компаниясе Казан вертолетлар заводында гальваника производствосын ачты, «Велка Битеш» компаниясе Казан арегатлар заводында Казан вертолетлар заводы өчен ярдәмчел җиһазлар җитештерә. 

Симонов исемендәге тәҗрибә-конструкторлык бюросы, Чехиядә җитештергән двигательләрне кулланып, пилотсыз аппаратлар чыгара. 

«Югострой» концерны "Алабуга" махсус икътисадый зонасында автомобильләр өчен гидравлика җитештерү проектын гамәлгә ашырырга ниятли. 

Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә үзара файдалы хезмәттәшлек мөмкинлеген ассызыклады. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.