Рөстәм Миңнеханов Прагада Россия-Чехия хөкүмәтара комиссиясе рәистәшләре очрашуында катнашты

06.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Прагада Россия Федерациясе-Чехия Республикасы икътисадый, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссиясе рәистәшләре очрашуында катнашты.

Чара Прагада (Муниципаль йорт) узды.

Искәртәбез, Россия Федерациясе-Чехия Республикасы икътисадый, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссиясе рәистәшләре – Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Чехия  Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Марта Новакова.

Утырышны ачып, Марта Новакова билгеләп үткәнчә, бу утырыш 11 нчесе инде, һәм анда катнашучыларга фикер алышу өчен нәрсәләр күп. Аның сүзләренчә, катлаулы вәзгыять булуга карамастан, Россия белән Чехия арасында товар әйләнеше арта.

Уңышлы хезмәттәшлек мисалы итеп Марта Новакова кичә Чехиянең Простеев шәһәрендә «Данафлекс» Россия компаниясенең яңа җитештерү ачуын китерде.  

Үз чиратында Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белдергәнчә, Россия белән Чехиянең үсәр нокталары бар, бу – гамәлгә ашырылырга мөмкин булган инвестицион проектлар.

Искәртәбез, моңарчы Марта Новакова, Россия Федерациясе-Чехия Республикасы икътисадый, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссиясенең 11 нче утырышында авиация сәнәгате өлкәсендә Россия белән Чехия хезмәттәшлеген активлаштыру мөмкинлеге дә каралачак, дигән иде

Искәртәбез, бүген Россия Федерациясе-Чехия Республикасы икътисадый, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссиясенең 11 нче утырышы, шулай ук Россия-Чехия эшлекле форумы узачак.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.