Бүген Татарстан сноубордисткасы Милена Быкова Красноярскта узучы Кышкы Универсиада-2019да Россия җыелма командасына алтын медаль китерде. Спортсменка параллель слалом дисциплинасында беренче урынны алды. Моннан тыш, Милена параллель гигант слалом дисциплинасында «көмеш» яулаган иде инде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Милена Быкова, «Россия җыелма командаларын спортта әзерләү үзәге» ФДБУ өлкән тренеры Денис Салагаев һәм Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе ректоры Йосыф Якубов адресына котлау телеграммасы юллады.
«Кадерле Милена! Хөрмәтле Денис Юрьевич, Йосыф Җиһанша улы!
Татарстан Республикасының бөтен спорт җәмәгатьчелеге сноубордистка Милена Быкованың Красноярскта узучы Бөтендөнья кышкы Универсиадасы-2019да параллель слаломда җиңүенә, аның параллель гигант слаломда көмеш медаль яулавына сөенә.
Ышанам, бу бүләкләр – тренер Денис Юрьевич Салагаевның күп еллык тырыш хезмәте нәтиҗәләре, шулар Миленага үз көндәшләрен узып китәргә һәм иң югары пьедесталда урын алырга ярдәм итте. Сезгә югары профессионализмыгыз һәм Россия спорты файдасына мөмкин кадәр тырышуыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Шулай дәвам итегез! Без сезнең белән горурланабыз, езгә яңа казанышлар, барлык куйган максатларыгызга ирешүдә көч-куәт телибез.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов».