Татарстан Президенты Linde компаниясе делегациясе белән очрашты

07.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Linde (Германия) компаниясе делегациясе белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.   

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, ике дистә ел буена Linde республиканың нефть химиясе предприятиеләренең ышанычлы партнёры булып тора. «Казаноргсинтез"да сез яңа пиролиз мичләре, һаваны аеру һәм водород алу җайланмалары кордыгыз. Моннан тыш, "ТАИФ-НК"та водород алу җайланмасы проектланды һәм җитештерелде, шулай ук "Нижнекамскнефтехим"да альфа-олефиннар җитештерүне яңарттыгыз» - диде ул. 

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, бүген Linde Россиянең башка төбәкләрендә масштаблы проектларны гамәлгә ашыра. Рөстәм Миңнеханов күптән түгел Төмән өлкәсендә төзелеп килүче «ЗапСибНефтехим» нефть химиясе комплексында булган иде. Немец компаниясе бу проектта да катнаша.   

Бүген Linde компаниясе «Нижнекамскнефтехим»да яңа этилен комплексын төзү проектына җәлеп ителгән. «Бу этилен җитештерү буенча зур үзәк булачак. Барлык эшләр дә график буенча бара, дип хәбәр иттеләр миңа», - диде Татарстан Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Linde белән табигый газ эшкәртү өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә җыена.    

Linde Engineering компаниясе Директорлар советы рәисе, Linde AG компаниясе Директорлар советы әгъзасы Кристиан Брух республика җитәкчелегенә  немец компаниясе белән хезмәттәшлеккә игътибар биргән өчен рәхмәт белдерде. Аннары ул этилен комплексы проектын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде. 

Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, «ТАИФ» АҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин, «Казаньоргсинтез» ГАҖ генераль директоры Фәрит Миңнеголов та катнашты.