8 март көне алдыннан Рөстәм Миңнеханов республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чараларының хатын-кыз вәкилләре белән очрашты

07.03.2019

8 март Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чараларының хатын-кыз вәкилләре белән очрашты. 

Мондый очрашулар гадәткә керде. Рөстәм Миңнеханов журналисткалар сорауларына җавап бирде. 

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүген республикада мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрдә урыннар белән өч яшькә кадәр балалар тәэмин ителгән. Шул ук вакытта яшь ярымлык балаларны балалар бакчаларында урын белән тәэмин итү әлегә катлаулы. 

Татарстан Президенты искәрткәнчә, республикада балаларга яслилар төзү программасы гамәлгә ашырыла. Проблема бар, диде ул, җитди санитар таләпләр бар. Республикада 14 млрд. сумлык яслилар төзү программасы гамәлгә ашырылачак. "Без аны 2020 елга тәмамларга тиеш. Төп чаралар республикадан, шулай ук федераль акчалар да җәлеп ителәчәк", - диде ул. 

Аның сүзләренчә, балаларга яслилар торакларга якын булырга тиеш, баланы еракка йөртмәс өчен. 

"Без тикшерәбез, торак йортларга яслиларны ясап булмый микән, торак йортларның беренче катларында. Мин шундый йөкләмә бирдем", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Әлеге эшкә бизнес та кушылачак. "Хосусый балалар бакчалары ачылыр дип өметләнәм. Беләм, Иннополиста шундый тәҗрибә бар", - диде ул. 

Казан метрополитены турында Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, икенче тармагын финанслау тулысынча республика бюджетыннан бара, федераль акча бу максатка бирелми. «Безнең метроның икенче тармагы - 11 перегон һәм 12 станция, якынча ул 20 километр. Без беренче этапны башладык, бу 5 яки 6 км. Тиз төзеп булмаячак, барысы да финанс чыганакларына бәйле. Метро тулысынча безнең республика акчалары хисабына төзелә. Элек бу бурычны гамәлгә ашыру өчен федераль акчалар бар иде, хәзер болар барысы да безнең җилкәгә төшә», – диде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президент сүзләренчә, икенче тармак төзелеше күпмегә сузылыр фаразлау кыен. "Станцияләр арасын төзү - зур акчалар. Катлаулыгына карап, 5-6 млрд. сум тирәсе. Ләкин без ел саен бюджетта шуңа акча билгелибез, эш бара", - дип ассызыклады ул. 

Журналистлар шулай ук Президенттан кем балыкны күбрәк тота - улмы, улымы, дип сорадылар. Рөстәм Миңнеханов балыкка баруны улы белән вакыт уздыру өчен сәбәп кенә дип атады. "Мин балыкны тотарга түгел, ә ашарга күбрәк яратам. Бу, бәлки, улым белән барырга сәбәп кенә. Кызык бит. Күптән түгел матур кояшлы көн булды. күп булмаса да, балык тоттык. Үземне яхшы балыкчы дип мактана алмыйм. Анда вакыт күп кирәк. Безнең бер балыкчы бар, Кузьмин (АО "Татмедиа" генераль директоры Андрей Кузьмин, аңардан сорарга кирәк", - дип сөйләде Татарстан Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Луна кушаматлы юлбарыс баласы язмышын да сораштылар, аны Чаллыда хокук бозучылардан тартып алганнар. Аны сүзләренчә, аңа Казан зоопаркында лаеклы урын табылырга тиеш. 

Казан зоопаркы төзелешенең төп эшләре тәмамланган. "Зоопаркны без якын арада эшләтеп җибәрәбез", - диде Рөстәм Миңнеханов. Зоопаркка хайваннарны сатып алуга иганәчеләр җәлеп ителә. 

Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, Казан 2023 елгы җәйге Европа уеннарын кабул итәргә әзер. Бөтен инфраструктура бар. Ил җитәкчелеге хәл итсә, без катнашырга әзер, диде Рөстәм Миңнеханов, теләгебезне белдердек. "Без Олимпиаданы да кабул итәргә әзер", - диде ул. 

"Ак Барс" хоккей клубының Гагарин кубогы ярышларыннан чыгуы хакында ул яраткан команда өчен җанатарга кирәк дип белдерде. "Минем клубка мөнәсәбәтем үзгәрмәде, җиңделәрме алар, җиңелделәрме. Команданы хупларга кирәк. Бу безнең команда!". 

2019 елның көзендә узачак ТР Дәүләт Советына сайлаулар турында Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, "сайлаулар - хакимият органнары эшендә әһәмиятле этап". Аның сүзләренчә, җитди конкурентлык булачак. "Сайлауларны яхшы уздырырга кирәк, - диде ул. - Парламент эшли алырлык булырга тиеш. Депутатларыбыз республика иминлегенә хезмәт итәргә тиеш". 

Татарстан Президенты ТАССР 100 еллыгын 2020 елда бәйрәм итүгә әзерләнү турында да сөйләде. "Әлеге датага игътибарны җәлеп итәргә кирәк, республика узган олы юл турында сөйләргә. Бу җәмгыятькә кызык була". 

Рөстәм Миңнеханов республикада диспансеризация өчен күчмә мобиль медицина комплекслары турында һәр ерак авылга барып җитәчәк дип белдерде. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, мобиль комплекслар авылларда диспансеризация уздыру өчен оештырылуын, авыруларны профилактикалауда әһәмиятле ролен ассызыклады. 

Очрашу гадәттәгечә фотога төшү белән тәмамланды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.